Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әҗмәкәй парклы булырмы?

Һәр кеше яшәгән йортын, урамын, шәһәрен һәм авылын матур, төзек итеп күрергә тели. Өй алларында матур итеп үсеп утырган аллы-гөлле чәчәкләр, торак пунктында паркларның, аллеяларның булуы, балалар уены өчен махсус мәйданчыклар – ни генә димә, һәркайсыбыз күзне иркәләп торучы гүзәллеккә, төзеклеккә тартыла. Менә Әҗмәкәй авылы халкы да шулай уйлап, авылларын парклы итәргә булганнар.

Күптән түгел, шундый актив авыл кешеләренең берсе булган Илнур Юскаев белән очрашып, паркны булдыру идеясының каян барлыкка килүе һәм башкасы турында да сөйләшеп алдык әле.

– Бу елның июнендә авылыбыз халкы белән «Безгә парк кирәк», – дип ял паркын булдыру идеясы белән дәртләнә башладык. Шәхсән үзем актив авылдашлардан торган төркемне җыйганнан соң, безнең әлеге ниятебезгә иганәчебез Айрат Мөхәммәтгалиев кушылды. Һәм без аның белән паркка бәйле идеябызны тормышка ашырыр өчен моның өстендә эшли башладык. Иң элек мин җирлегебез башлыгына – ул вакытта әле җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Хөсәеновага мөрәҗәгать иттем. Ул да үз чиратында безнең ниятебезне хуплап, теләктәшлек күрсәтте һәм бу эшне башкарып чыгу өчен нинди кәгазь эшләре башкарасы, нинди килешүләр аша узасы турында да безгә сөйләде, аңлатты, – дип сүз башлады әңгәмәдәшем.

Аннары алар парк проектын ясатканнар. Паркта кайда нинди җиһазлар урнаштырылуын, агач­куаклар үсәчәген хәл итеп һәм башка кирәкле әйберләрне билгеләп, алар аны проектта урнаштырганнар.

– Соңыннан без спорт һәм уен шәһәрчекләрен җи һаз ланды ру эшләре белән шө гыль ләнүче Эмиль Борһанов, шәх си эшмәкәргә мөрәҗәгать иттек. Аның белән бергә шул проектны әзерләгәннән соң гына без район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәбибуллин белән очрашу турында килештек, – диде Илнур Юскаев.

Башкарма комитет җи тәкче се белән очрашуга исә алар авыл җирлеге башлыгы белән бер гә барганнар. Айрат Рафак улына барысын да сөйләп, проект лар белән таныштырганнан соң, җитәкче дә парк булдыру турындагы идеяга те ләктәшлек күрсәткән. Икенче адым булып – активистлар парк буласы җирнең документларын тәртипкә салу өстендәге эш кә тотынганнар. Этаплап, тәртип белән эшли башлаганнан соң, РАЙПО кибете астындагы җиргә аерым кадастр номеры, парк буласы җиргә аерым кадастр номеры бирелгән. Шуннан соң авыл активистлары паркка дигән территорияне әкеренләп үзләштерә, тәртипкә салуга алынганнар.

– Авыл халкын җыеп, сентябрь уртасында агачлар утыртуны оештырдык. Проект буенча агачлар буласы урын да безнең хәзер наратлар, ми ләш агачлары утыртылган. Со ңын нан биредә волейбол мәй данчыгын да урнаштырып куйдык. Һәм форсаттан фай даланып без, Әҗмәкәйдә яшәү челәр исеменнән, район баш лыгы Фаил Камаевка, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәбибуллинга, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәеновага рәхмәтләребезне әйтәбез. Алар авыл халкының үтенечен кире какмадылар, безнең ниятне күтәреп чыгып, юридик сораулар, эшләр белән ярдәм иттеләр. Шулай ук парк ясауның финанс ягын үз өстенә алган төп иганәчебез Айрат Мөхәммәтгалиевка, төзү эшләре белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәрләр Фәнил һәм аның энесенә, уртак кассага акча салган авылдашларыбызга да зур рәхмәт әйтәсебез килә, – дип төгәлләде сүзен Илнур Баязит улы.

Әлеге вакытта булачак парк ның исеме дә юк. Ләкин монысы авыл кешесен әллә ни борчымый әлегә. Вакыты җиткәч, анысы да булыр. Хәзер исә паркка дип каралган җир дә эшлисе эшләр бихисап. Һәм аларны иганәчеләр яр дә ме белән генә башкарып чыгарлык түгел. Шуңа күрә, халык парк проектының берәр республика программасына кертелеп, аннан да матди яктан ярдәм күрсәтелер дигәнгә бик өметләнә. Амин, шулай булсын. Чөнки яхшы ният, изге уй белән башланган эшнең дә матур төгәлләнеше, нәтиҗәсе булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев