Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Алтын тавышка - алтын “Акчарлак” бәйгесендә төп бүләкне 79 яшьлек Рубис Зарипов алды

Габделфәт Сафин фикеренчә, андый җырчы Татарстанда бүтән юк.

“Алтын тавышка - алтын “Акчарлак” бәйгесенең Гран-приена 79 яшьлек Рубис Зарипов лаек булды. Аңа "Алтын акчарлак" сынын бүләк иттеләр. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында әлеге бәйге нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин җиңүченең шәхесе турында да сөйләде.

Ул төрмәдә җитәкче булып эшләгән Рубис Зариповның тоткыннар өчен гармунда уйнаганын әйтте. “Рубис Зарипов гомере буе гармунын төрмәдәге радиога ялгап, шуның аркылы, төрмәдә утыручылар өчен уйнап җырлаган”, - диде ул.

Җырчы Рубис Зариповны бик кызыклы шәхес дип саный. “Ул бик күп шигырләр язган, кырыклап китап бастырган, Рубис - искиткеч шәхес”, - ди ул.

Габделфәт Сафин фикеренчә, андый җырчы Татарстанда бүтән юк.

  • “Алтын тавыш”ка – алтын “Акчарлак” – “Акчарлак нәшрият йорты оештырган җыр бәйгесе. Аның беренчесе 2015 елда узды. Быел ул икенче тапкыр зуррак масштабта үткәрелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев