Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алты гаилә ана капиталы сертификаты алды

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яшь гаиләләргә чираттагы тапкыр ана капиталы сертификатлары бирелде. Бәхетле парлар арасында Тукай районыннан да алты гаилә бар иде. Сертификатларны аларга Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе урынбасары Сергей Шашуров тапшырды. 

Котлауларга Яр Чаллы шәһәренең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов та кушылдылар.
Ана капиталы программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле, 2007 елның 1 гыйнварыннан, Тукай районында 3 меңнән артык гаилә сертификатлы булды. 2,4 мең тукайлы барлыгы 1,1 млрд сумлык акчадан файдаланды. 
Искә төшерәбез, 2018 елдан ана капиталы программасына яңалыклар кертелде. Беренчедән, ул 2021 елның 31 декабрена кадәр озайтылды. Ана капиталын мәктәпкәчә белем бирү максатына тотканда өч еллык мораторий алынды, шулай ук 2018-2020 елларда туган икенче һәм аннан соңгы балалар өчен бирелгән сертификаттан акчаның бер өлешен кулга алу һәм файдалану мөмкинлеге бирелде. 
Сертификат алуны һәм аннан файдалануны сораган гаризаларны Пенсия фондының рәсми сайтындагы (http://www.pfrf.ru/) шәхси кабинет аша юлларга була. Моннан тыш, Пенсия фондының электрон хезмәтләр күрсәтү порталы (https://es.pfrf.ru/) аша да җибәрергә мөмкин.

Фото район Пенсия фонды бүлегеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев