Алмалар өлгерер чак
Иң файдалы алма, әлбәттә,үз бакчаңда, дачаңда үскәне. Галимнәр фикеренчә, алманың төньяк сортлары, башкалары белән чагыштырганда, витаминнарга баерак.Дөрес,аның тәме эче, аның каравы файдалырак. Алма белән дәваланырга булсагыз, иң элек үзегезгә туры килгән сртны сайларга кирәк.
Эйтик,антоновка кебек иң эчкелтем сортлар шикәр диабеты, ашказаны согы
эчелеге түбән булган гастрит вакытында да файдалы. Мондый сорт алмалар тимер
һәм бакыр тозларына бай, шуңа да азканлылыктан ашарга киңәш ителә. Эчкелтем
баллы алмалар гастрит, колит вакытында тәкъдим ителә.Баллы алмалар ашказаны
җәрәхәтеннн интегүчеләргә файдалы. Бөер авыруыннан интегүчеләргә 3-4 данә
баллы алма ашарга кирәк. Баллы сортларда эчәклек ялкынсынуын дәвалаучы,
микробларга каршы көрәшүче матдәләр һәм пектин күп.
АНТОНОВКА. Безнең климатта үскән барлык алмалар да дәвалану өчен бер дигән.
Шулай да иң яхшы сорт булып антоновка санала. Ул төньяк сортлар арасында иң
эресе, хуш ислесе, салкынга чыдамы. Ә витаминнар күләме буенча антоновка
рекордчы. Икенче Бөек Ватан сугышыннан соң аны Британия утрауларына илтеп
сатканнар. Һәм антоновка цинга белән авырган меңләгән кешене үлемнән саклап
калган. Антоновка согы күп кенә авыру китереп чыгаручы микробларны юк итә.
АЛМА ДАРУХАНӘСЕ. Алма бакчасында даруханәдәге кебек күп кенә авырулардан
дару табарга була.
Азканлылык вакыында, витаминнар җитмәәгәндә кыргый алма ашарга кирәк.
Кипкән алма кайнатмасы да ярдәм итә. Алманы киптерер алдыннан турап, тозлы
суда тотсаң, ул каралмый. Кипкән алманы пыяла савытта сакларга киңәш ителә.
Кыргый алма компоты бавыр, бөер, йөрәк авырулары вакытында файдалы.
Иммунитетны күтәрү, салкын тиюне кисәтү һәм дәвалау, витамин җитмәгәндә
алманың С витаминына бай сортларын сайларга кирәк: мельба, антоновка, пепин
шундыйлардан. Атеросклероз вакытында кан тамырларын ныгыту, шулай ук
психик тотрыксызлык, нерв киеренкелеге вактында, тире авыруларннан интеккәндә
Р витаминына бай булган : мельба, груша сыман, боровинка , папировка, пепин
кебек сортларны кулланырга киңәш ителә.
КӨНГӘ БЕР АЛМА. Халыкта көнгә бер алма ашасаң табибның кирәге калмый дигән
ышаныч яши. Моны галимнәр дә раслый. Америка галимнәре көн саен 1-2 алма ашарга ияләнсәң, картлык кичегеп килә дип саный. Финляндия галимнәре,алма баш
мие кан әйләнеше бозылу, ягъни инсульттан саклап кала, ди. Алманы тагын бер
файдасы: аның кабыгында организмны зыянлы радикаллардан саклаучы матдәләр
бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев