Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмадан как ясау ЫСУЛЛАРЫ

Алмадан как ясау ысуллары:

1 нче ысул Алманы 4 – 6 кисәккә бүлеп, азрак су салып пешерергә куярга, сөзәргә. Табаны бик аз гына майлап, 4-5 аш кашыгы массаны салып, юка итеп җәеп, су салынган савыт өстенә табаны утыртып, 1 сәгать чамасы тотабыз. Как күзгә күренеп кибәр. Әче булса, шикәр комы салырга мөмкин.

2 нче ысул: алмаларны җыеп пешерәсең дә, дуршлаг аша чыгарып, табаларга җәеп, кояшта киптерәсең. Кышка татлы ризык гадәттә шулай әзерләнә.
3 нче ысул: алмаларны яхшылап юып, дүрт кисәккә бүлеп үзәген алганнан соң, кәстрүл төбенә ярты стакан су салып, салмак утка пешерергә куясың. Кайнап чыккач, тәменчә бераз гына шикәр комы өстәп, тагын биш минут кайнатасың. Дуршлагтан сөзгәч, газга кәстрүл белән су кайнатырга куясың, аның өстенә таба утыртасың. Таба су кайный торган савытны тулысынча, кырыйлары ачык калмаслык итеп капларга тиеш. Су кайнап чыккач, табаны майлап, әзерләнгән булачак какны юка гына итеп җәясең. Су акрын гына кайнап утыра, пар табаның читләрен җылыта, как кибә бара. Менә шул рәвешле 3-4 сәгать утыргач, как әзер була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев