Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый

Һәр елны, Яңа ел бәйрәме алдыннан, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе белән «Алло, «Бердәм Россия» Кыш бабае тыңлый», дип аталган бик күркәм акция уздырыла. Быел да әлеге чара кысаларында районыбызда яшәүче балалар Кыш бабай белән сөйләшеп, татлы бүләкләргә ия булдылар.

Узып баручы атнаның дүшәмбесендә Кыш бабай һәм Кар кызы белән теләгән һәркем сөйләшә алды. Ә белгәннәрен, осталыгын күрсәтә белгән балаларга күчтәнәч итеп, юмарт бабай бүләкләрен – матур капчыкларга тутырылган тәм-том җыелмаларын да алып килергә онытмаган иде. 
Тиешле вакытта Кыш бабайга шалтыратучылар күп булса да, иң беренчеләрдән аның белән Бай-Бүләк авылыннан чыгарылыш сыйныф укучысы Лилия Төхвәтуллина сөйләште. 


– Лилия, әйдә әле мин сиңа бер бирем әйтәм дә, зирәклегеңне тикшереп карыйм. ОМ законы турында миңа нәрсә сөйли аласың, – дип, Кыш бабай кызның белемен дә тикшереп алырга өлгерде. 


Икенче булып бабайга Теләнче Тамак авылыннанн Ләйлә Хәйруллина, өченче булып Чаллы шәһәреннән җиде яшьлек Айгөл Вилданова шалтыратты. Алар да Кыш бабайдан татлы бүләкләргә ия булды. Гомумән, бу көнне Кыш бабай белән Кар кызына җәмгысы 48 бала элемтәгә керде. Бүләк алучыларның иң кечкенәсенә 1 яшь, иң олы яшьтәгесенә 15 яшь иде. Иң актив шалтыратучылар Яңа Мусабай, Теләнче Тамак авылларыннан булды. Балалар Кыш бабайга белгән осталыкларын күрсәтеп, шигырьләр сөйләп, җырлар җырладылар, башка осталыкларын күрсәттеләр. 


– Районыбызда яшәүче балалар бик акыллы, сәләтлеләр. Аларга һәм аларның әти-әниләренә, сеңелләренә-энеләренә Яңа елда яңа бәхетләр, укуда, башка шөгыльләрендә «Бердәм Россия» партиясе исеменнән уңышлар, хыялларының тормышка ашуларын теләп калабыз, – диде “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе сәркатибе Роза Әбделманова. 

Алсу Тимерханова 
Айсылу Зиганурова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев