Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды

"Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" исемен хоккейчы Павел Дацюкка, "Ел тренеры" исеменә Станислав Черчесовка бирделәр.

Россия Спорт министрлыгы версиясе буенча, фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова "Ел спортчысы" исеменә лаек булды. Бу турыда Спорт министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Алинә Заһитова "Россия горурлыгы" номинациясендә "Ел спортчысы" категориясендә җиңүче булган. Хоккейчы Павел Дацюк та "Ел спортчысы" исеменә лаек дип табылган. Шушы ук номинациядә "Ел тренеры" исемен Станислав Черчесовка биргәннәр.

  • 16 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова 2018 елда Пхенчханда узган Олимпиадада алтын медаль яулады. Европа чемпионатында, Россия чемпионатында җиңде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев