Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләмәүчеләргә нәрсә яный?

Балигъ булмаган балалар тәрбияләүче, алимент ала алмыйча җәфаланучы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан район башкарма комитетында гражданнарны бердәм кабул итү көне үткәрелде. Анда комиссия әгъзалары шушы сорауга җавап эзләделәр, киләчәктә мондый сөйләшүләрне һәр айның беренче сишәмбесендә үткәрергә булдылар.

Гражданнарны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Ганиева, район прокуроры ярдәмчесе Рәйлә Әхәтова, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге башлыгы вазифаларын башкаручы Гөлнур Исмәгыйлева, Менделеевск һәм Тукай районы буенча приставлар хезмәте бүлегенең суд приставлары федераль хезмәте хезмәткәре Антон Харитонов һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Гөлнара Шәфыйкова кабул итте. Алар алиментлар түләтү тәртибенә ачыклык керттеләр һәм әҗәтлеләргә карата җаваплылык чаралары хакында сөйләштеләр.
– Бүген районда алимент түләмәү очраклары буенча 300дән артык эш кузгатылган, шуларның 162се алимент түләмәүче ата-аналарга карата, – дип белдерде Антон Харитонов.
Прокурор ярдәмчесе Рәйлә Әхәтова сүзләренчә, Россия Федерациясе Конститутциясе нигезендә, балалар һәм аналар, гаилә дәүләт тарафыннан якланган. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү әти-әнинең тигез хокукы һәм вазифасы. РФ Гаилә Кодексының 80нче маддәсе нигезендә, ата-ана үзенең балигъ булмаган баласын карарга бурычлы. Әгәр дә әти-әни балигъ булмаган баласына закон нигезендә булышмый икән, алимент түләтү суд тәртибендә башкарыла. 
Суд карары чыкканнан соң ике ай һәм күбрәк вакыт эчендә нигезле сәбәбе булмаган килеш алимент түләүдән баш тартучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. 
Административ җаваплылык исә 10нан башлап 15 тәүлеккә кадәр кулга алу яисә 20 мең сум күләмендә штраф салу белән бәйле. 
РФ Җинаять Кодексының 157 маддәсе 1 өлеше нигезендә, гаепле зат бер елга кадәр төзәтү эшләренә яки бер елга кадәр мәҗбүри эшләргә тартылырга, өч айга кадәр кулга алынырга яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм ителергә мөмкин.
Бердәм кабул итү көне район хакимияте бинасында (Яр Чаллы шәһәре, Муса Җәлил проспекты, 46нчы йорт, 314 кабинет) 14-15 сәгатьләрдә үткәреләчәк. Кабул итүгә килгән гражданнарның һәр соравы контрольгә алыначак. Мөрәҗәгатьләр каралганнан соң, комиссия әгъзалары әҗәтлеләрнең өйләренә чыгачак һәм, алимент һаман да түләнми икән, аларга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителәчәкләре турында кисәтү тапшырылачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев