Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алексей Песошин Тукай районының пандемия чорындагы уңышларын уңай бәяләде

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитет макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калган бик аз районнарның берсе.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Тукай районы макроикътисади күрсәткечләрнең уңай динамикасын саклап калган Татарстанның бик аз муниципалитетларының берсе булып тора. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин Тукай районы Советы утырышында белдерде, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Чара Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният йорты мәйданчыгында узды. Чара башланганчы Алексей Песошин районның сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе, шулай ук муниципалитетның 45 еллык юбилеена багышланган экспозиция белән танышты.

Республика Премьер-министры үз чыгышында районның агросәнәгать комплексындагы, халыкның эшлекле активлыгын үстерүдәге һәм территориянең инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте.  

Татарстан Хөкүмәте башлыгы районда булган проблемаларга да, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар мәсьәләсе һәм салым бурычларына да кагылды. Ул үз чыгышында районда булган хезмәт хакы белән бәйле проблемаларны да искә төшерде. Халыкның 13,2 проценты минималь хезмәт хакы дәрәҗәсеннән азрак керемгә ия.

Соңыннан Премьер-министр Тукай районында яшәүчеләргә республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгыларга Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев