Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алдынгылардан өйрәник!

Авыл хужалыгы тармагының актуаль мәсьәләләре буенча чираттагы семинар «Ирек» җитештерү кооперативында һәм «Гигант» хужалыгында узды. Анда район башлыгы Фаил Камаев, хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Семинарда урып-җыю барышы, көзге чәчү һәм мал торакларын кышлату чорына әзерләү буенча фикер алыштылар.

Семинар «Ирек» җитештерү кооперативының ындыр табагында башланды. Бүген биредә кызу чор – иреклеләр басудан кайткан ашлыкны кабул итә һәм урнаштыра. Бүгенгә ындыр табагына 4,4 мең тонна ашлык кайтарылган. Хуҗалык орлыкчылык белән шөгыльләнә. Шуңа күрә бу ашлык тулысынча орлыкка салынган.
Быел катлаулы урак. Кырдан кайткан дымлы ашлыкны кирәкле кондициягә җиткерү өчен һәрбер хуҗалык үз хәстәрен күрә. «Ирек» җитештерү кооперативы быел Италиядән заманча бөртек чистарту һәм киптерү машинасы кайтарткан. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Хаҗиев сүзләренчә, киптерү машинасы 5,5 миллион сумга төшкән. Машина мобиль: җыела һәм бер урыннан икенче урынга ансат күчерелә. «Өстән яңгыр явып торса, киптергечне амбарга яки складка кертергә була», – ди хуҗа. Җитештерүчәнлеге дә югары – бер тәүлеккә 170-200 тонна ашлык киптерергә сәләтле. Киптерү вакытында температураны машинага көйләнгән монитор аша күзәтәләр. Киптергеч үзе соляркада эшли. 1 тонна ашлыкның дымлылыгын 1 процентка киметер өчен 2 литр ягулык материалы тотыла.
Әйтергә кирәк, кооперативта техника яңарту – аерым игътибарда. Быел бер чәчкеч, тырма агрегаты, К-700 тракторы сатып алганнар.
Ул көнне кооператив басуларында язгы бодай культурасын суктыралар – 5 комбайн эшли иде. Арпа уңышы тулысынча җыелып беткән. Гектарыннан чыккан уртача уныш 65 центнер. Семинарда катнашучылар басуларның чүпсез булуын билгеләп үттеләр. Моңа ирешү өчен җитәрлек күләмдә гербицидлар һәм фунгицидлар белән эшкәрттек, диде Рөстәм Хаҗиев.
Биредә район аграрийлары урып-җыю барышы буенча фикер алыштылар. «Россельхозцентр» федераль дәүләт учреждениесенең Тукай районара филиалы җитәкчесе Назыйм Сәләхетдинов сүзләренчә, һәр көн югалтулар арта – ашлык коела. Язгы бодайны мөмкин кадәр тизрәк суктырып алырга кирәк. Чиратта – рапс һәм күпьеллык уләннәр. Бүген яхшы һава торышы урнашты, бу форсатны аграрийларлар кулдан ычкындырмаска тиеш, дип ассызыклый белгечләр. 
Терлекчелек биналарын кышлату чорына әзерләү буенча да хуҗалыкта зур эш бара. Мондый игътибар аңлашыла – биредә югары продукт бирергә сәләтле нәселле терлек үрчетелә. Узган ел хуҗалыкка Венгриядән 99 баш буаз тана кайтты. Бүген әлеге көтү ишәйгән – 50 баш бозау туган. Күптән түгел тагын 97 баш нәселле тана кайтты. «Ирек» җитештерү кооперативы шуның белән көтү яңартырга һәм киләчәктә тулысынча нәселле терлек үрчетүче хуҗалык булырга планлаштыра.
Бүген республика программасы буенча 450 метр озынлыкта торакка илтүче юл салына. 205 башка исәпләнгән торакта реконструкция үтә. Аның янәшәсендә 104 башка исәпләнгән яңа торак төзелә. Маллар сәламәт булсын өчен торакта идәннәр резина ярдәмендә җылытылачак, ди Рөстәм Рәхимович.
Алдагы кышлату чоры өчен терлек азыгы мәсьәләсен дә кайгыртканнар. Монда да яңа технологияләр, алымнар кулланыла. Быел хуҗалык сынау өчен пленкалы 100 рулон сенаж әзерләп куйган. Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, әлеге югары сыйфатлы азык сөт күләменә йогынты ясаячак.
Семинарның икенче өлеше «Гигант» хуҗалыгы басуында дәвам итте. Биредә туңга сөрү технологиясе белән таныштырдылар. Гигантлылар аскы катламнарны әйләндермичә, өске катламны гына эшкәртүне кулай күрә. Хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов әлеге технологиянең өстенлекләре бихисап ди: туфрак эшкәртүдә универсаль кораллар куллану мөмкинлеге, финанс чыгымнары кими һәм катламда органик тукымалар тупланышы арта.
Алга таба семинарда катнашучылар хуҗалыкның көзге культуралар чәчелгән басуларына күчте. 10 августта чәчелгән арыш һәм 20 августта җир куенына салынган көзге бодай инде тишелеп чыккан. Гомумән алганда, гигантлылар 470 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрде. Белгечләр сүзләренчә, агротехника кагыйдәләре буенча быелгы һава торышын исәпкә алып, көзге чәчүне 20 сентябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк.
Семинарда катнашучылар 500 башка исәпләнгән яңа саву залы белән таныштылар. Бер айдан монда маллар күчәчәк. Саву залына заманча җиһазлар куелган.
«Гигант»та шулай ук бозаулату бүлеге булган 120 башка исәпләнгән корпус та төзелде. Яңаларын төзү белән беррәттән, булган торакларны модернизацияләү буенча да эш алып барыла. Риф Имамов сүзләренчә, быел бу эшләргә 80 миллион сумнан артык финанс чыгымнары киткән.
Гомумән, бүген районда сөт җитештерү тармагы киң колачлы модернизация чорын кичерә. Әйтик, быел гына тагын «Ярыш» хуҗалыгында һәм «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгында югары технологияле яңа саву заллары төзелеп килә.
Район башлыгы Фаил Камаев алдынгы хуҗалыклар тәҗрибәсен өйрәнү буенча мондый семинарларны уздыруны кирәк дип саный. Соңгы очрашуында ул семинарда катнашмаган хуҗалык җитәкчеләренә кисәтү ясады: «Бер-береңнән өйрәнү, фикер алышу бервакытта да зыян итми», – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев