Алдаганнар
Кайда табасыңны, кайда югалтасыңны белеп булмый, диләр. Хак сүзләр. Бер туташ та бу сүзләрнең хаклыгын аңлагандыр.
Эш шунда – 19 яшьлек кызга социаль челтәрләрдә таныш булмаган берәү смс язып салган – янәсе, кыз социаль лотореяда 50 мең сум акча откан икән. Ләкин аны алу өчен 900 сум комиссияне түләргә кирәк, имеш. Кыз 900 сумны күчергән. Ләкин эш моның белән генә тәмамланмаган, кыздан тагын да 2,4 мең сум күчерүен сораганнар... Әлбәттә, бу акчаларны күчергәннән соң беркем дә кызга аның «откан» 50 меңен бирмәгән – элемтәгә чыккан мошенниктан җилләр искән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев