Алар олы ихтирамга лаек
Һәр кешенең күңелен кузгатучы олы бәйрәм якынлашкан көннәрдә социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә без районда яшәүче ветераннарыбыз белән күрештек, аларны Җиңү көне белән котладык. Бөек Ватан сугышына Чаллы районыннан барлыгы 14 мең 364 кеше китә. Кызганыч, аларның 8 мең 565е генә кабат әйләнеп кайта, калганнар яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Бүгенге көндә районда дәhшәтле сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татыган 7 сугыш ветераны, элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыны, 242 тыл хезмәтчәне яши. Ни кызганыч, аларның саны елдан-ел кими бара. Исән булган каһарманнарыбызның да күбесе инде бүген авырып, урын өстендә ята. Бүген алар ачы күз яшьләре аша сугыш елларын хәтерләрендә яңарта, җиңүнең нинди авырлыклар бәрабәренә килгәнен яшь буынга төшендереп калырга тырыша.
«Бүгенге тормышны оҗмах бакчасына тиңлим»
Сугыш ветераны Миң-немулла ага Миңнегәрәев Калмия авылында яши. Бүген инде ул 94 яшен тутырган. Фашист гаскәр-ләре илгә бәреп кергәндә аңа нибары 14 яшь була.
«Бу хәбәрне ишетү барыбыз өчен дә бик авыр булды», – дип искә ала ул. Егетне 17 яшендә – 1944 елның ноябрендә армиягә чакыралар. Өч ай Новочеркасскида, аннары Ташкент якларында хезмәт итә. Соңрак Сталинградка чакырыла. Миңнемулла абый немец тоткыннарын саклауда катнаша. Җиңүне ул бергә хезмәт иткән дуслары белән Сталинградта каршылый. «Ниләр генә күрмәдек, ниләр генә кичермәдек», – ди ветеран. Бүгенге тормышны ул оҗмах бакчасына тиңли. Балаларының ихтирам-хөрмәтендә яшәвенә сөенә.
– Авырыйм инде хәзер. Авылда миннән дә олы кеше юк. Балаларым янымнан өзелми, Аллага шөкер. Авылда олы улым тора. Аның гаиләсе тәрбияли мине. Тамагым тук, өстем бөтен. Күршеләр дә кереп хәлемне белеп тора. Киленем медпунктта, улым фермер хуҗалыгында эшли. Һәр көнгә куанып яшим. Әле тәрәз төбемдә гөлләргә кадәр үстерәм. Аларны кайткач кызларым тәрбияли, – дип сөйли ветеран.
Иремнең истәлеге бик кадерле
Күзкәй авылында гомер итүче 89 яшьлек Роза Әхмәтшәкүрова – сугыш ветеранының тол калган хатыны. Роза ханым тормыш иптәше Мәхмүт Әмировның сөйләгәннәрен искә төшерде. Ул 1943 елның нояберендә армиягә чакырыла. 24нче укчылар полкында хезмәт итә. Төмән өлкәсеннән 100 километр ераклыктагы Ялуторовск шәhәренә урнашкан була аның полкы. «Яшәү шартлары бик начар иде. Землянкада. Бик нык салкын иде. Аска каен ботаклары җәябез, өскә шинель ябынабыз дип еш сөйли иде күз яшьләре белән Мәхмүт», – дип искә ала Роза ханым. Сугыш башланганда Роза Әхмәтшәкүрованың үзенә 8-9 яшьләр тирәсе генә була. Ләкин ул сугыш авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкларын ачык хәтерли.
– Әти сугышка киткәндә әниебезгә өч бала калдык без. Шәһәр-дә яшәдек. Мин укый торган мәктәпне сугыш башлангач гос-питальгә әйләндерделәр. Безне икенче мәктәпкә күчерделәр. Ә без балаларның һәрберсенә үзе утырган партаны шул икенче мәктәпкә алып барып куярга куштылар. Менә шул партаны өстерәп, трамвай юллары аркылы чыга-чыга көчкә алып килдем. Без госпитальгә яралылар янына бара торган идек. Аларга туганнарына хатлар язарга булышабыз, килгән хатларын укып бирәбез. Ашый алмаганнарын ашаттык, кулларыннан җитәкләп йөртергә дә туры килде. Госпитальне безгә шефлыкка бирделәр. Менә шулай үтте сугыш еллары... Ачлык... 400 грамм ипи... Үзәккә үтә торган салкын кышлар... Бик нык суыклар булды бит сугыш елларында, өйләрдә дә туңып яшәдек. Укырга бара алмаган чаклар күп булды, кияргә кием юк иде. Шулай интегеп көн күрсәк тә, шөкер, 89 яшемә җиттем. Кабат мондый афәтләр була күрмәсен, – ди Роза апа.
Сугыш тәмамланган көн – мәңге онытылмас вакыйга
Күзкәй авылында гомер итүче тыл ветераны Сәхәбетдин Бәхтегәрәевка да инде 91 яшь.
– Сугыш башланганда әле без бала гына идек. Хәтерлим, бу хәбәрне уйнап йөргән вакытта җиткерделәр. Ә җиңү көненә инде без өлкәнәеп, һәрнәрсәнең кадерен, ризыкның тәмен белергә өйрәнеп килдек. Шуңадыр, сугыш бетү хәбәре безнең өчен мәңге онытылмас олы вакыйга булды, – дип сөйли Сәхәбетдин ага. Хәзер дә ул 9 Май бәйрәмен һәр елны көтеп ала, бер дә Җиңү парадыннан калмый.
– Иң мөһиме – икмәкне күз карасыдай саклагыз, әрәм-шәрәм итмәгез. Өстәлләребез ризыктан өзелмәсен, тормышлар имин булсын, – дип тели ул.
Әйе, иң мөһиме, илләребез тыныч булсын. Безгә Җиңү көнен якынайткан һәркем алдында – сугыш ветеранымы ул, аларның тол калган хатыннарымы, тыл хезмәтчәнеме, сугыш еллары баласымы – башыбызны иеп рәхмәт сүзләрен әйтик. Исән чакта аларның кадерен белик, күңелләрен күрик. Бабаларыбыз кичергән ачы язмышны беребез дә күрмәсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев