Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Акыллы» счетчиклар

«Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ быел районда 84 млн сумга электр линияләрен яңартырга планлаштыра. Моңа тугыз урында трансформатор подстанцияләрен алыштыру, Иске Җирекле, Кече Шилнә, Күзкәй, Яңа Мусабай, Сәет, Мерәс, Югары Байлар, Шилнәбаш авылларында югары вольтлы линияләрне реконстукцияләү эшләре кертелгән. 

2019 елга һәм алдагы елларга планлаштырылган төп эшләрнең берсе – республиканың барлык кулланучылары өчен электр энергиясен исәпләүнең интеллектуаль системасын булдыру. Быел район территориясендә 9447 интеллектуаль исәпләү приборы кую ниятләнә, аның 7000 данәсе кулланучыларга булачак. «Акыллы» счетчиклар күрсәткечләрне дистанцион рәвештә бирү, үзең кулланган электр энергиясе күләмен Интернеттан күзәтеп тору мөмкинлеген бирә. Счетчикны тоташтыру өчен өчен кулланучы акча түләми – системаны гамәлгә ашыруны «Электр челтәрләре компаниясе» ААҖ үз өстенә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев