Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акты ташып, акты ярсып кар сулары

Быелгы яз җылы көннәре, яңгырлары белән кышын күпләп яуган карларны тиз арада эретә башлады. Шәһәр урамнары алардан артык зыян күрмәсә дә, республиканың төрле районнарында урнашкан авыллары, поселоклары халкы өчен язгы ташулар шактый кыенлыклар китереп чыгарды. Кайдадыр машина юлларны юып алып китте, икенче бер урында җәяүлеләр юлына җәелде, авыл кешесе үзе өчен мөһим булган социаль объектларга барып җитә алмый интекте.

Безнең районда да язгы сулардан зыян күргән җирлекләр булды. Шуларның берсе – Калмаш авыл җирлегендә берничә шәхси йортның ишек алдына су керү,  авылның Западный микрорайонын су басу турындагы хәбәр үткән ялларда республика, шәһәр телеканалларында, социаль челтәрләрдә актив яктыртылды.   
 Без дә әлеге хәлдән читтә калмадык, Калмаш авыл җирлеге башлыгы Равия Габдуллина белән очрашып, сөйләшеп алдык: 
–  Западный микрорайоны – яңа төзелгән район. 2015 елда анда йортлар калкып чыга башлады һәм аның ландшафты бик үзәнчелекле: басу ягыннан да, юл ягыннан да  микрорайонга таба сөзәклек (уклон) төшә. Узган елда Западный микрорайоны көньяк басулардан агып төшкән судан зыян күргән иде. Быел да, кар сулары шуннан үзенә юлын тапты. Югыйсә, үткән ел, мондый хәлне китереп чыгармау нияте белән, район бюджетыннан канау казырга дип акча бүленеп бирелде, канаулар эшләнелде. Ләкин, быел кышын кар күп булу сәбәпле, ул да ярдәм итмәде. Кар сулары канауны урыныннан кузгатып, барыбер авылга таба юл салды. 
 Ә менә төрле социаль челтәрләрдә урнаштырылган видеоязмаларда Калмаш авылның Муса Җәлил урамы төшерелгән икән. Равия Касыймовна әйтүенчә, моңарчы әлеге урамга су төшми торган булган. Ә быел, алдагы еллардан аермалы буларак, су әкрен генә түгел, ә ташкын булып төшкән һәм шул сәбәпле, Муса Җәлил урамына да су кергән.  
–Анда яшәүчеләр бу хәлгә бик гаҗәпләнде инде. Моңа кадәр мондый хәлнең булганы юк иде. Аннары Муса Җәлил урамында торучыларны су басу сәбәбен Западный микрорайоны өчен казылган канаулардан да күрделәр. Ләкин бу алай түгел. Чөнки канау көньяктан казылган, ә Западный микрорайонына су көнбатыш яктан  агып төште. Тәгаенрәк әйтсәк, ул су микрорайонны урап алган 4-5 ерганактан төшеп кергән булып чыга. Менә шул су Муса Җәлил урамы буйлап агып кешеләрнең ишек алларына да кергән инде. Ләкин ул йортларның фундаментларына су үтмәде. Участокларына су кергән кешеләр балчык ташлап, ул үз юнәлешен үзгәрткәч,  ишек алларыннан урамга агып чыга башлады. Хәзерге вакытта ишегалларында су юк инде, ул урамда җыелып тора. Ә былтыр  кергән урамнарда быел да  бар, – диде Равия Касыймовна.   
 Хакимияттә үткән дүшәмбе киңәшмәсендә дә, язгы ташуга карата игътибар зур булды. Тукай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Александр Сухорук  Кече Шилнә, Калмаш, Мәләкәс җирлекләрен су басу турында рәсми һәм рәсми булмаган хәбәр кабул итүләре турында әйтеп үтте. 
– Үткән ялларда Крәшен Маҗыны авылындагы буа ташу аркасында җимерелеп бетте диярлек, – диде Александр Александрович үз чыгышында. 
 Район башлыгы Фаил Камаев исә әлеге буа урынына дамба төзү турында сүз кузгатты. Шулай ук ул Кече Шилнә, Калмаш авыл җирлекләрендә су басуга бәйле хәл буенча җирлек башлыкларына сораулар биреп, аларның чыгышларын тыңлады. 
– Ташу һәм янгын чыгу куркынычы булган вакытта бер генә җирлек башлыгы да минем рөхсәттән башка ялга китәргә тиеш түгел. Мондый вакытта урыннардагы җитәкчелек үз җирлегендә барысы да исән-имин булуын кайгыртырга, саклык чаралары күрергә, һәрнәрсәдән хәбәрдар булырга тиеш, – диде ул.   
Әйе, язгы ташулар көтмәгәндә килеп бәла сала, шуңа күрә һәр авылда һәрвакыт уяу булу сорала. Акты ташып, акты ярсып кар сулары, дип җырларга калмасын.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев