Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аккошны коткару кыйссасы

Калмаш авылында яшәүчеләр канатлары сынган кошны коткарырга булганнар.

«Җәй буе безнең күлдә биш аккоштан торган гаилә яшәде, көз җиткәч, берсеннән башка барысы да очып китте. Калмашлылар кошның язмышы турында борчылалар, социаль челтәрләрдә яза башлыйлар. Әлбәттә, аны даими ашатып та торалар. Ләкин Аккош кырыс кышта исән калсын өчен, дәвалану һәм карау кирәк. Шул максат белән аккошны тотарга карар кылынды. Җирле егетләр Рәдиф, Ирек, Рафаэль һәм Ренат кабартылган көймә һәм ятьмә ярдәмендә кошны тотканнар. Эш җиңелләрдән булмаса да, егетләр булдырды – эшне башкарып чыктылар», – дип сөйләде коткару операциясен оештырган авыл җирлеге башлыгы Фердинат Шәвәлиев.

Аккош берничә көн аның язмышына битараф булмаган кешеләрнең сараенда яши. Аны Гөлшат Канипова һәм Халидә Хәмидуллина карыйлар.

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Тукай районы буенча бүлек башлыгы Дмитрий Грищук аккошның хәзер аларда булуын, якын арада аны хезмәттәшләренә Казанга җибәрәчәкләрен, анда кошны дәвалаячакларын, ә язын иреккә чыгарачакларын хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев