Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акча күп булсын өчен өйдә нинди җимешләр булырга тиеш?

Белгечләр, байлыкка-муллыкка, тынычлыкка, бәхеткә, уңышка ирешер өчен өйдә даими рәвештә берничә җимеш булырга тиеш, дип ышандыра. Нинди җимешләр соң алар?

Шәфталу - үлемсезлек һәм мәхәббәт, гаилә символы. Соңгы вакытта ул байлык белән дә ассоциацияләнә башлады. Кытайда уңыш төсен шәфталу төсе белән тиңлиләр.

Гранат баласыз гаиләләргә бәхет китерүче булып санала. Феншуй белгечләре сәламәт бала табарга, уңыш җәлеп итәргә теләүчеләргә өйләренә гранат сурәтләре булган картиналар элергә куша.

Виноград – муллык китерүче. Ул хәтта уңышсызлыкны да уңышка әйләндерә ала, имеш...

Алма тынычлык вәгъдә итә. Аеруча кызыл алмалар.

Кытай телендә “ананас” сүзенең яңгырашы “сезнең юлдагы уңыш” буларак тәрҗемә ителә. Әлбәттә, бу җимеш безнең өйләрдә еш кунак түгел, шуңа аның декоратив сурәте дә яхшы булыр.

Ә менә әфлисун, белгечләр ышандыруынча, акчасызлыктан коткара икән. Феншуй буенча өйдәге вазада гел тугыз әфлисун (мандарин да ярый) булырга тиеш.
Менә шулай...

Фото: new.umnaja.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев