Ак халатлы фәрештә
Һөнәр сайлау кеше тормышында катлаулы һәм җаваплы адым, ул аны үзе кабул итәргә тиеш. Кайвакыт һөнәр сайлауга туганнары, якыннары тәэсир итә. Алар акыллы киңәшләр бирәләр, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. 11нче сыйныфны тәмамлаган Ләйләгә дә әнисе мәгариф өлкәсен сайларга, башлангыч сыйныф укытучысы булырга киңәш итә.
Хыялы тормышка аша
Аның әнисе Суфия Шәяхмәт кызы Фаттахова-Теләчедә танылган шәхес, тырыш, булдыклы мәктәп директоры, күпләр өчен үрнәк. Ул кызы Ләйләнең һичшиксез укытучы булачагын, аларның данлыклы укытучылар династиясен дәвам итәчәгенә ышана. Әмма Ләйлә корыч холыклы, аның киләчәккә планнары бөтенләй башка төрле була.
Максатчан характерлы булуы аңа сайлаган юлдан тайпылмаска, бернәрсәгә дә карамастан хыялына таба барырга ярдәм итә.
– Әти-әниемнең бөтен уй-хыялларына каршы килеп, Казан медицина көллиятенә укырга кердем. Китәр алдыннан гомер буе авыл хуҗалыгында атлар караган әти, болай диде: “Һөнәрне дөрес сайлый белергә кирәк, кызым. Гаиләдә бер укытучы булу да җитә», – диде. Мәктәптә яхшы укыганга күрә, медицина көлләятенә укырга керү авыр булмады, – ди Ләйлә ханым.
Фельдшер дипломын алгач, 2003 елда яшь кыз Казанның ашыгыч ярдәм хастаханәсенең травматология бүлегенә урнаша. Хастаханәдә аягы сынган бер ир-ат ята, аның янына Денис исемле дусты килеп йөри. Ул Ләйлә белән таныша, алар арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килә.
Мәхәббәткә әйләнгән танышу
– Минем өчен башта Денис дустының хәлен белергә йөрүче генә иде, әммә бергә эшләгән кызлар аның миңа яратып каравын шәйләп алганнар. Шулай итеп безнең танышуыбыз зур хисләргә әверелде. Денис Тукай районының Иске Җирекле авылыннан булып чыкты. – дип искә ала Ләйлә.
Туйдан соң яшьләр гаилә башлыгының яңа эш урыны – Түбән Камага юл тоттылар. Денис Гобәйдуллинны КАИның автоматлаштырылган идарә итү системалары инженеры дипломы булган егетне шин заводында көткәннәр. Ләйлә сәламәтлек пункты мөдире итеп билгеләнә.
– Иремне автоградка эшкә күчергәндә, мин кечкенә Даяна белән декрет ялында идем. Бәләкәй бала белән арендага алынган фатирларда тормас өчен – аның әти-әнисе белән бергә яшәргә карар иттек, алар оныкларын бик яраттылар, – ди ул.
Алтын көздә көне Гобәйдуллиннар нәселенең дәвамчысы Данир дөньяга килә. Ә бер елНадежда Петрова, Иске Җирекле: - Кызым Маринага 27 яшь тулды. Гомере буе урын өстендә, бу аның диагнозы. Көннең теләсә кайсы вакытын исәпләп тормый Ләйлә ханым безгә ярдәмгә ашыга. Ул укол ясап кына калмый, ә кызым белән сөйләшә, кәефен күтәрә. Ирем Андрей белән без аңа чын күңелдән рәхмәтле. Ләйлә дарулар да, яхшы сүзләр дә белән дәвалый. Авылыбызны ансыз күз алдына да китерә алмыйм. дан соң яшьләр күрше урамдагы яңа йортка күченәләр.
– Еш кына хатын-кызлар каенанасыннан зарлана. Ә минем әнием – Вера Алексеевна – алтын хатын, ул хәтта без күченгәндә елады. Без аның белән бик якын, бер көн дә күрешмичә яки телефон аша аралашмыйча тормыйбыз. Әтиебез Ренат миңа беренче көнне үк кызым, дип дәште, әлегә кадәр бу сүз аның авызыннан төшми. Яхшы кешеләр. Ә башта мин хәтта курка идем, чөнки Тукай районында минем бер генә туганым да юк иде, – ди Ләйлә ханым.
Иске Җирекледә кешеләр яхшы
– Мин авылда тиз арада җирле халык белән уртак тел таптым. Авыл халкы диспансерлаштыру турында чакыруга тиз җавап бирә. Авылга күчеп йөрүче флюорограф килгәч тә вакытында күренәләр.
Авыл фельдшерының бурычларына, һичшиксез, авыруларны профилактикалау, бала тудырудан соң патронаж, авыруларны табиб билгеләве буенча дәвалау, вакцинация, ашыгыч ярдәм күрсәтү керә.
Авырлыклар үтеп, бүгенгә
– Мин, барлык хезмәттәшләрем кебек үз эшемне яратам, гади авыл хезмәтчәннәрен, балаларны, картларны яратып кабул итәм. Мин хәтерлим әле, безнең авыл берничә урамнан тора иде, йортлар бер-берсеннән ерак урнашкан, юлларда үтә алмаслык пычрак. Мин резина итекләр киеп, авыр медицина сумкасын кулыма алып авырулар янына бара идем. Урамнарда билгеләр, элмә такталар юк иде. Вакыт үтү белән, урамнар төзекләнде, күрсәткечләр куелды, хәзер мин һәр авыл кешесенең йөзен, исемен, фамилиясен, яшәү урынын, диагнозларын беләм. Бүген авылның үсеш дәрәҗәсе югары. 2019 елның утызынчы августында бездә тантаналы шартларда яңа фельдшеракушерлык пункты ачылды. Элек мин эшләгән урында яңгырдан соң су агып торган түбәле вагонда медицина ярдәме күрсәттем. Ә хәзер минем аерым кабул итү кабинетым, иркен прививка бүлмәсе, зур процедура кабинеты бар, хәтта көчле салкыннарда да монда җылы, чөнки аерым котельная бар. ФАП түгел, ә әкият! – дип сокланып сөйли Ләйлә Нурәхмәт кызы.
Ул шулай ук зур шатлык белән уртаклашты – 2021 елда Иске Җирекледә сәламәтлек хезмәтендә махсус медицина автомобиле пәйда булды. Көннең теләсә кайсы вакытында, барлык эшләрен ташлап, Ләйлә рульгә утыра һәм авыруларга ярдәмгә ашыга.
– Бездә ял көннәр е, бәйрәмнәр, ял көннәре юк. Чөнки кеше хәле китәсен алдан белми. Кичә генә гипертоник кризистан соң пациентны дәваларга туры килде. Ир-ат төнлә чирләп киткән, хәл тотрыкланганчы кирәкле ярдәм күрсәттем, иртәнгә кадәр аның янында утырырга туры килде. Безне юкка гына ак халатлы фәрештәләр дип атамыйлар. Кө ч л е тыл – гаилә нигезе. Эшемне аңлаганы, кабул иткәне, көндәлек эшләрдә ярдәм иткәне өчен мин тормыш иптәшемә бик рәхмәтлемен. Сүз уңаенда, безнең ФАП узган ел янәшәдәге территорияне төзекләндерү өчен икенче урынны алды, безгә тамчылап сугару системасын бүләк иттеләр. Денис аны урнаштырып бирде. Бакчадагы гөлчәчәкләребез хәзер тагын да купшырак чәчәк ата, – дип сөйли ул шатланып.
Безнең район үсә, ныгый, халык саны арта, димәк, медицина ярдәменә мохтаҗлар да күбәя. Көн саен фельдшер кемнеңдер тормышы һәм сәламәтлеге өчен җаваплылыкны үз өстенә ала, иң авыр минутларда ярдәмгә килә, кайвакыт мөмкин булмаганныда эшли.
Гобәйдуллиннарның кызы Даяна да әнисе эзләреннән барырга карар кылып, быел медицина көллиятенә укырга керә, димәк әнисенең үрнәге аны да бу һөнәрне сайларга рухландырган.
Медицина хезмәткәре Ләйлә Гобәйдуллина күпьеллык намуслы хезмәте өчен Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев