Ак күгәрчен – тынычлык символы
Зәңгәр күктә ап-ак күгәр чен нәр бөтерелепуйнаклап очалар. Вакытвакыт түбәнгәрәк төшеп әйләнәләр, әйтерсең лә алар: «Без монда, күз уңында гына» дип искәртәләр.
Шунда ук, мизгел эчендә алар канатларын җилпи-җилпи югарыга омтылалар. «Күрегез, күр, без әнә шундый биеклекне дә яулый алабыз!» дип әйтәләр сыман. Очыш-хәрәкәтләре аша күңел халәтен белдерәләр. Әнә шулай хуҗалары белән «сөйләшәләр» – хәбәр бирәләр. Татарстан поселогында яшәүче Рамил Вәлиев күгәрченнәр телен аңлый. Ул алтмыш ел элек үк алар белән дуслашкан.
Туган көн бүләге – гомерлек шөгыльгә ачкыч
Татарстан поселогында яшәү че Рамил Зыяф улы Вә лиев нең җитмеш яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтәргә дип шимбә көнне токымлы күгәрчен асраучы дуслары: Сәмәкәйдән – Наил, Комсомол поселогыннан – Олег һәм Ренат, Иске Җирекледән – Сергей һәм тагын башка төбәкләрдән дуслары киләчәк. Күгәрченнәр очыра-очыра алар яраткан шөгыльләре хакында гәпләшәчәк. Без Рамил әфәнде белән әңгәмә кордык. Ул кулына ак күгәрченнәрне тотып, аларны сыйпый-сыйпый сөйли дә сөйли.
Моннан алтмыш ел элек, ун яше тулган көнне, әтисе бүләк иткән күгәрчен дә нәкъ шундый – ап-ак, сөйкемле һәм акыллы була. Кошкай малайның күңелен яулап ала. Тереклек дөньясын яратуга нигез әнә шул вакытта салына.
– Әни – бик иртә үлеп китте. Миңа – ун, иң кечкенәбезгә бер генә ай иде. Сугыш гарасатын кичкән әтием дүрт бала белән тол калды. Фәрзәнә әби – дәү әниебез оябызны бөтен итеп тотуда – дүрт сабыйның үз гаиләбездә үсүендә зур роль уйнады. Әтинең уң кулы булды, бер айлык нарасыйга ана җылысын бирә алды. Әти – мировой кеше иде. Сугышта алган бихисап яралары бәгыренә төшеп тынгы бирмәсә дә, һәрвакыт хезмәттә булды – автобус йөртте, йортта ир-ат эшен яхшы итеп башкарды. Туган көнем җиткәч әтием бергә эшләгән шофердан: «Улыма нәрсә бүләк итим?» дип киңәш сораган. Аның хезмәттәше күгәрченнәр тота икән. Ул ике дә уйламыйча: «Мин күгәрченнәр асрыйм. Берсен сиңа бирәм, Рамилгә бүләгең булыр» дигән. Шул рәвешле күгәрченле булып, чын-чынлап кош тоткандай сөендем. Әле булса хәтеремдә ул ак күгәрчен.
Ий-и, безнең чорда үскән малайлар!.. Без – шаян-шук, тиктормас, кызыксынучан булдык. Һәммәбезнең дә яраткан мавыгуыбыз, шөгыльләребез бар иде. Уйнап, эш белән чыныгып үстек, – ди Рамил әфәнде һәм: «Сүз башым бит Шүрәле» дигәндәй, кошны тәрбияләүне нинди эштән башлавы хакында дәвам итә. – Элек, без үскән чорда шырпы, сигарет кебек әйберләр зур, күләмле фанера тартмаларда китерелә иде магазинга. Кибеттән әнә шуны – шырпыдан бушаган зур фанера тартманы алып кайттым һәм һава кереп торсын өчен тишекләр ясадым. Әнә шулай үз кулларым белән күгәрченемә ышанычлы торак булдырдым. Иркенләп канат җилпергә урын булсын дип сетка белән югарыгы өлешен биегәйттем. Бәхет кошым – бик матур, биеккә оча торган токымлы булып чыкты. Сәгатьләр буе малайлар белән күзәтә идек очышын. Бу бүләк – минем гомерлек яраткан шөгылемә ачкыч булды. Шуннан токымлы күгәрченнәрне күпләп асрый башладым. Бала күңелен аңлаганы өчен әтиемә рәхмәтлемен. Чөнки, шәһәр җирендә ир баланы шөгыль белән мавыктыру аеруча мөһим нәрсә.
Тумышым белән Баш кортстанның Мәчетле районы Алегазово авылыннан мин. Алегаз елгасы буена урнашкан поселок матур булып хәтер түремдә саклана. Алда әйткәнемчә, гаилә хәле буенча (әни үлгәч), сабый чагымда Красноуфимск шәһәренә күчендек. Шул шәһәрдә үстем, мәктәп тәмамладым, армия хезмәтенә алындым. Арзамаста хезмәт иткән елларымны сагынып искә алам – чын ир-егет булып, чыныгып кайттык без аннан. Шуңа да, Чернобыль АЭСында катастрофа булгач, беренчеләр сафында «амбразура» капларга – реакторны туктату эшенә алындык. Кеше гомеренә, сәламәтлегенә зур зыян салучы радиация – нурланыш алудан куркып тормадык. Әтием шундый – куркусыз итеп тәрбияләде. Пәһлевандай әтиемнең рухы нык булуына гел сокланып яшәдем, аңардан үрнәк алдым. Гомеренең соңгы еллары янәшәмдә – безнең гаиләдә узды. Мунча керткәндә әтиемнең сугышта алган күпсанлы яраларын үз күзләрем белән күрдем. Җәрәхәтле тәнен саклык белән юа идем, – ди Бөек Ватан сугышы ветераны, каһарман сугышчы Зыяф аганың улы Рамил Вәлиев.
Пар күгәрчен, ак күгәрчен – бәхет символы
Бөек Җиңү көнен бәйрәм иткәндә күккә ак күгәрченнәр очыру безнең илдә матур традиция булып саклана. Сабантуйларда күгәрченнәр игътибар үзәгендә – күктә дулкын-дулкын булып тирбәлгән канатлы дусларыбызның гүзәл очышын – кошлар тамашасын халык яратып карый. Туй-никахларда кияү белән кәләш парлы-бәхетле тормышны гәүдәләндерүче ак күгәрченнәрне күккә очырта. Кыскасы, пар балдаклар сыман, пар күгәрчен тулы-матур гаиләне гәүдәләндерә. Юкка гына хатын-кызлар мендәр тышлыкларына пар күгәрчен чигүне үз итмәгән. Кыскасы, күгәрчен халык арасында абруй казанган кош.
Бәйгеләрдә «бил алышучы» кошкайлар
Белмәсәгез, белегез – күгәрченнәр узышып очарга яраталар. «Югарыга оча торган токымлы күгәрченнәрнең күктә очу вакыты буенча рекорд кую очрагын билгеләү буенча ярышта Идел буе төбәгеннән бик күп шәһәрләрдән күгәрчен тотучылар кошкайлары белән катнаштылар. Иртәнге алтыда судья килеп утыра – тәпиенә балдак беркетелгән кошны күккә очырасың. Бик төгәл итеп – секундына кадәр хөкемдер вакытны теркәп куя. Минем “№ 057” санлы күгәрченем һавада бертуктамый сигез сәгать кырык минут очты һәм II урын яулады. Без – күгәрчен тотучылар, аралашып яшибез. Токымлы күгәрчен асраучылар клубы рәсми рәвештә 1985 нче елда оештырылды. Аның җитәкчесе – танылган хирург Таһир Гайниевич Шәймөхәммәтов булды. Ул вафатына кадәр клубны җитәкләде. Бергә җыелган чакларда аны һәрвакыт яратып, зур хөрмәт белән искә алабыз. Без шундый ир-егетләр – күңел өчен бу шөгыль белән мавыгабыз. Күр әле, нинди сөйкемле бит алар! Зәңгәр күктә очкан ак күгәрченгә ни җитә?! – ди Рамил Вәлиев кошларына соклануын белдереп.
– Ике йөздән артык кошка азык сатып алу өчен акчамны кызганмыйм. Күгәрчен “халкы”: бодай, арпа, борчак, ясмык, кукуруз, көнбагыш, сарго ярата. Икешәр тонна сатып алам. Шулай ук яшелчәне дә читкә куймыйлар – бәрәңге, кишер, кәбестәне яратып ашыйлар. Алар да кешеләр сыман ярату-назга, игътибарга мохтаҗ, – дип Рамил әфәнде берәм-берәм күгәрченнәрен тотып сыйпый, алар белән сөйләшә.
Күгәрченнәр һәрвакыт ике йомырка сала. Бер тапкыр йомырка өстендә утырып бала чыгарганда ике кыз яисә ике малай була. Бер утырып чыгаруда кыз һәм малай булган очраклар бик сирәк икән. Алар үзара дус-тату. Тәртип яраталар. Зур бинада һәрберсенең кечкенә генә үз өе – читлеге бар. Һәр токым аерым-аерым биналарда тотыла.
Дөресен генә әйткәндә, әллә ничә бүлек һәм анда дистәләгән читлек булу бик мөһим. Кошларны ашату һәм дәвалау, сәламәтлекләрен һәрвакыт күз уңында тоту, прививка ясау, күнегүләр үткәрү, ярышларга әзерләү... Күгәрчен генә димә! Эше-мәшәкате хәттин ашкан. Шулай булса да, Рамил әфәнде үз шөгыленең бары тик уңай якларын гына күрә. Дөньясын онытып кошкайлары хакында сөйли.
«Чернобыль афәте кабатланмасын, сугыш уты кабынмасын. Күкләребез һәрчак аяз булып, анда бары тик тынычлык символы булган ак күгәрченнәр генә очсын!» – ди җитмеш яше тулган көнне дә күккә бихисап күгәрченнәр очыручы Рамил Зыяф улы Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев