Ак хыяллар белән канатланып
Бүген җәйнең беренче көне. Җир шарында аны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәм сабыйларның мәхәббәткә, игътибарга, яклауга мохтаҗ булулары турында без, өлкәннәргә янә бер искәртә, кайгыртучанлыкка чакыра торган көн.
Ә менә балалар өчен 1 июнь – укулар тәмамланып, күңелле җәй ялларының башлануын хәбәр итүче дата буларак кабул ителә. Шушы көннән аларның бер ишләре җәйге лагерьларга бару, икенчеләре авылга, ялга кайту турында һәм гомумән, каникулларга бәйле төрледән-төрле планнар кора башлый.
Иске Байлар авылында көн итүче Айрат Ситдиковның да бу җәйгә өмете зурдан. Күзкәй урта мәктәбенең 6 сыйныфын гел 4 һәм 5 билгеләренә тәмамлаган яшүсмер бу хакта үзе сөйләсен әле.
– Минем өчен җәй – ул ял итү чоры гына түгел, шулай ук үзеңнең хыялларыңны чынга ашыру, вакытыңны файдалану уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Каникуллар вакытында мәктәп укучылары эшкә урнашып, алган хезмәт хакына теләгән әйберләрен сатып алу яки акчаны башка, яхшы гамәлләргә юнәлтә алалар. Минем дә кечкенә хыялым бар – велосипедлы буласым килә, – диде Айрат.
Шулай да, әти-әнисе тәрбияләгән тыйнаклыгы белән Айрат мактанырга да, күп сөйләшергә дә яратмый. Ир сүзе бер була, диләрме әле? Менә шул әйтемдәге кебек, Айрат Ситдиков та азрак сөйләргә, күбрәк кул арасында булып, әти-әнисенә ярдәм итәргә тырыша. Аның үткән ел ындыр табагында эшләп, хезмәт хакына бозау, чебиләр сатып алуы турында да безгә егетнең әнисе Әлфирә Ситдикова гына әйтте.
Мондый уңган, акыллы һәм тәүфиклы балаларны ничек тәрбияләү, үз акчасына мал сатып алу фикере Айратка кайчан, каян килүе, гомумән, хыялларын ничек тормышка ашырган яшь “эшмәкәр” хакында, Ситдиковлар гаиләсе турында тулырак газетабызның киләсе җомга санында укырсыз..
Алсу Тимерханова
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев