Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак халатлы апам

Пандемиядән соң илдә урнашкан вәзгыять күп һөнәр ияләренең кадерен белергә өйрәтте. Шуларнын берсе шәфкать туташлары.

Безнең дә Түкай районы Теләнче-Тамак авылының амбулатория хастаханәсендә андый хезмәткәрләр бар. Бүген шуларның берсе турында тирәнрәк язып китәсем килә. Сүзем Диммөхәмәтова Гүзәлия Мирза кызы турында бара. Гүзәлия апа 1960 елның 4 сентябрендә күрше Тләнче авылында дөньяга килә.
Мәктәпне тәмамлап 1978 елдан 1981 елга чаклы Минзәлә медицина училищесында белем ала. Ә инде 1982 елның март аеннан бирле бүгенге көнгә кадәр үз һөнәренә тугры калып, ак халатына тап төшермичә, шәфкать түташы булып безнең авылыбыз хастаханәсендә хезмәт итә. 40 ел дип әйтергә генә җинел, ә уйлап карасаң ул - кеше гомере. Гүзәлия апа иң авыр мизгелләрдә дә өйдә гаиләсе, туганнары янында түгел, ә хастаханәдә авыруларны дәвалап, аларның сәламәтлекләрен, тормышларын саклап калу өчен көрәшә. Көн саен авылдашларыбызның саүлык сагында тора. Авылыбыз  бәләкәйләрдән түгел, якын- тирә салалардан да безгә киләләр. 
Авырулар, сызланулар белән килгән барлык  кешегә ярдәм итә ул. Гүзәлия апаның нурлы йөзеннән һәрвакыт сафлык бөрки, ә инде шат күңеле аша ул  җылы сүзләре белән өзлеккән, күңелләре өшегән һәрбер авыруның моң-зарын тыңлап : «барысы да әйбәт булыр»,- дигән өмет чаткысы тарата.
Олы сүзнең кыскасы итеп, шуны әйтәсем килә. Шафкать туташы һөнәре иң зурларлардан булмаса да, ләкин аларсыз медицинаны күз алдына да китереп булмый. Гүзәлия апа рәхмәт сүзләрен бүләкләрнең ин зурысы итеп кабул итә. 
Гүзәлия апа, якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш бүлсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат бүларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. 
Айгөл,
Теләнче Тамак авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев