Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак икмәктән баш тартсагыз, өч үзгәреш көтә

Нинди үзгәрешләр, дисезме?

Ак икмәк – күпләрнең яраткан ризыгы. Шулай да аның “углевод бомбасы” икәнен онытмагыз. Аны берничә көн бөтенләй ашамый торып карасагыз, үзегездәге үзгәрешләргә гаҗәпләнерсез.

Беренчедән, ябыгачаксыз. Организмда җыелган артык сыеклык китәчәк, шуңа гәүдә авырлыгы кимиячәк, чөнки кайбер углеводлар суны тоткарлый.

Еш ачыкмаячаксыз. Эшкәртелгән углеводлар кандагы шикәрне кинәт күтәрә һәм бераздан ул шулай ук кинәт төшә. Бу үзгәрешләр баш миенә ашыйсы китерүче сигналлар җибәрә. Шуңа кара икмәккә өстенлек бирегез.

Өченчедән, энергиягез артуын тоярсыз, организмыгызда азык эшкәртү җайланыр. Ак икмәктән аермалы буларак, эшкәртелмәгән оннан пешерелгән икмәктә клетчатка күп, ул азык эшкәртү системасына уңай йогынты ясый.

Фото: coream.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев