Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” хоккей командасы Казанда "Слован"ны җиңде

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда уен 2:1 исәбе белән тәмамланды.

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” хоккей командасы Братислава шәһәреннән килгән “Слован”ны кабул итте. Уен хуҗалар файдасына тәмамланды. “Ак Барс” 2:1 исәбе белән җиңде.

Беренче период. Унбишенче минутта “Слован” уенчысы Марио Лунтер азчылыкта уйнаганда алка кертә алды (0:1). Унсигезенче минутта Андрей Попов һәм Владимир Ткачев бәрүләре ярдәмендә Станислав Галиев, “Ак Барс” өчен алка кертеп, исәпне тигезләштерде (1:1).

Икенче период. Ундүртенче минутта Владимир Ткачев пасы ярдәмендә Станислав Галиев “Ак Барс” өчен икенче алкасын кертте (2:1).

Өченче период кертелгән алкаларсыз тәмамланды.

7-11 ноябрь көннәрендә Континенталь хоккей лигасында командалар ял итте, ә төрле илләр җыелма командалары арасында ярышлар булды. Ул ярышларда катнашкан “Ак Барс” уенчылары Иржи Секач, Антон Ландер, Дмитрий Юдин һәм Роман Абросимовка ял бирелде. Ләкин шул ук ярышларда катнашкан сакчы Андрей Педан “Ак Барс” составында уенга чыкты.

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Гарипов (Подъяпольский);
Зарипов – Бурмистров – Азеведо, Педан – Постма;
Ткачев – Попов – Галиев, Яруллин – Марков;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Батыршин – Лямкин;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер.

“Слован”:
Штепанек (Чильяк);
Червены – Таффе – Ржепик, Желина – Сёрсен;
Лунтер – Сукел – Еглич, Месарош – Грман;
Ро – Бэйли – Лишка, Яношик – Клок;
Грнка – Чипчура – Слобода, Шварны – Баранов.

Бүген команда капитаны Александр Свитов та бозга чыкты. Ул Континенталь хоккей лигасының узган сезонында плей-офф сериясендә имгәнү сәбәпле, 22 апрельдән соң бүгенге көнгә хәтле “Ак Барс” матчларында катнашмаган иде.

Бу уенда “Ак Барс” хоккейчыларының өйдә уйнау формасы тулысынча яшел төстә булды, “Яшел ноябрь” акциясе кысаларында уенчылар ай ахырына хәтле “Татнефть – Арена” бозына шул формадан чыгачак. “Ак Барс” хоккей клубы башлап җибәргән “Яшел ноябрь” акциясе "Ак Барс"лылар тарафыннан хәйрия эшчәнлеге алып баруга юнәлтелгән.

  • Киләсе уенны “Ак барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Мәскәүнең “ЦСКА” командасына каршы үткәрәчәк. “Ак Барс” – “ЦСКА” матчы Гагарин Кубогына көрәшүнең финал уеннарын искә төшерәчәк. Узган сезонда нәкъ “ЦСКА” командасын җиңеп, “Ак Барс” чемпион калды. Уен 15 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә башлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев