Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” хоккей командасы 3 җиңелү белән Казанга кайта

“Ак Барс” Мәскәүдә “ЦСКА”га 4:2 исәбе белән җиңелде.

“Ак Барс” хоккей командасы бу елның соңгы читтә уйнау сериясен җиңелү белән тәмамлады. “ЦСКА” – “Ак Барс” уены 4:2 исәбе белән төгәлләнде. Читтә уйнау сериясенең 3 уенында да (“Динамо-Минск”, “Сочи”, “ЦСКА” командаларына каршы) Казан хоккейчылары оттырды.

Беренче период.Уен Мәскәү хоккейчыларының кискен һөҗүмнәреннән башланды. Өченче минутта алка, “ЦСКА” уенчысы Максим Шалуновның бәрүеннән соң, “Ак Барс” уенчысы Джастин Азеведо кәшәкәсенә тиеп керде (1:0). Унберенче минутта “ЦСКА” һөҗүмчесе Кирилл Капризов алка кертте (2:0).

Икенче период.Тугызынчы минутта Кирилл Капризов “Ак Барс” капкасына икенче алкасын кертте (3:0). Унынчы минутта Вячеслав Основин “Ак Барс” составында беренче тапкыр гол кертте (3:1).

Өченче период.Сигезенче минутта, “Ак Барс” хоккейчылары күпчелектә уйнаганда, Иржи Секач алка кертә алды (3:2). Период ахырында “Ак Барс”лылар капкачыны алтынчы уенчыга алмаштырды һәм уен тәмамланырга 39 секунд кала “ЦСКА” уенчысы Михаил Григоренко буш капкага алка кертте (4:2).

Командалар составы:

"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Азеведо – Зарипов, Лямкин – Батыршин;
Ткачёв – Основин – Галиев, Педан – Постма;
Лукоянов – Попов – Потапов, Яруллин – Марков;
Глухов – Свитов – Клинкхаммер (Кара).

“ЦСКА”:
Сорокин (Юханссон);
Мамин – Андронов – Хансен, Дальбек – Марченко;
Капризов – Вей – Григоренко, Нестеров – Чмыхов;
Слепышев – Шалунов – Окулов, Пашнин – Науменков;
Скотт – Светлаков – Карнаухов, Ибраһимов - Голощапов.

30 декабрь көнне ике Татарстан командасы елның соңгы уенында көч сынашачак. “Ак Барс” Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда Түбән Каманың “Нефтехимик” командасын кабул итәчәк. Матч 15:00 сәгатьтә башлана.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев