Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак Барс” Казанда “Сибирь” командасын җиңде

26 сентябрьдә “Ак Барс” Кытай командасы “Куньлунь Ред Стар” белән “Татнефть-Арена” бозында көч сынашачак.

Уен Казанда 19:30 сәгатьтә башланып китте. “Ак Барс” хоккей командасы “Сибирь”гә каршы уенда 3:2 исәбе белән җиңү яулады. “Сибирь” командасы бу сезонда әле бер тапкыр да җиңү яуламаса да, үзен көчле көндәш буларак күрсәтте.

Шуны әйтеп үтәргә кирәк, “Ак Барс” командасы бүгенге уенны Данис Зариповтан башка үткәрде, капитан ролен Андрей Марков башкарды (Моңа хәтле, “Ак Барс” командасы капитаны Александр Свитов җәрәхәтләнүе сәбәпле, уеннарга капитан буларак Данис Зарипов чыга иде).

Беренче период. Уенның дүртенче минутында “Ак Барс” командасының чех уенчысы Иржи Секач исәпне ачып җибәрде (1:0). Җиденче минутта “Сибирь” уенчысы Шарль Бертран исәпне тигезләде (1:1).

Икенче период. Периодның сигезенче минутында Артем Лукоянов пасы ярдәмендә Алексей Потапов “Ак Барс” командасы өчен алка кертте (2:1). Унөченче минутта “Сибирь” командасы уенчысы Даниил Романцев исәпне яңадан тигезләштерде (2:2).

Өченче период. Өченче минутта Джастин Азеведоның төгәл пасы ярдәмендә Роб Клинкхаммер, алка кертеп, “Ак Барс” командасын алга чыгарды, һәм бу алка җиңү китерде (3:2).

Командалар составы:
"Ак Барс":
Подъяпольский (Шарыченков);
Секач – Ландер – Азеведо, Яруллин – Марков;
Глухов – Ткачёв – Галиев, Батыршин – Абросимов;
Лукоянов – Михеев – Потапов, Педан – Постма;
Клинкхаммер – Малыхин – Кара, Юдин.

"Сибирь":
Красиков (Тейлор);
Бертран – Шаров – Лисин, Савченко – Наумов;
Михайлов – Дугин – Саюстов, Пиганович – Воробей;
Пешехонов – Бодров – Яковлев, Морозов – Алексеев;
Первушин – Романцев – Шашков (Казаков), Игнатович.

Киләсе уенны “Ак Барс” “Татнефть-Арена" бозында 19:00 сәгатьтә “Куньлунь Ред Стар” командасына каршы үткәрәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев