Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйнең матур аяз кичендә

Безнең Оргыды авылында җәйнең матур бер көнендә авылдашлар белән очрашу матур традициягә әйләнде, ул 2015 елдан бирле уздырылып килә. Быел да аны умарта бакчасы урынына җыелып бик күңелле итеп үткәрдек. Бәйрәмгә ишетеп күрше авыллардан да килделәр. Мактанып әйтештән булмасын, бу чараны үткәрүдә мин үзем башлап йөрдем.

Бәйрәм узасы урынга авылдашлар гаиләләре белән җыелдылар, читтән, шәһәрдән күпләр кайтты. Биредә өстәлләр куелып мул табын әзерләнде, шунысы тагын куанычлы бәйрәмгә килгән кешеләр үзләре белән бик күп сый-нигъмәтләр алып килгәннәр, шәһәрдән кайтучыларның да күчтәнәчләре мулдан иде. Авылыбызның мулласы Әмирҗан Галимҗановның тырышлыгын да билгеләп үтәсе килә, ул Оргыды мәчетендә дин йолаларны башкаручы хәзрәт кенә түгел, әле кранда да эшли.

Авылдашлар очрашуына үзенең җиз самоварын алып чыгып бик тәмле чәй белән сыйлады, тәм-томнар да алып килгән.

Бәйрәмебез бик матур башланып китте, җыр-бию белән үрелеп барды, үлгәннәрне искә алдык, исәннәргә саулык-сәламәтлек теләдек.

Актив авылдашларымны да атап китәсем килә, алар авылның җаны, туган җирне яратучылар Мөсәвир Гәрәев, Айрат Каюмов, Филсинә Җамалетдинова, Сәкинә Морзакаева, Илшат Гәрәев, Нурия Рахманкулова, Эльвира Шәкүрова һәм башкалар. Рәхмәт аларга, бәйрәмебезнең бизәкләре булдылар, ихластан тырышып йөрделәр.

Башкаларга үрнәк булырлык гаиләләр дә күп Оргыды да, мәсәлән, Лотфулла абый белән Шәмсегалләм апа Исламовларның ун баласы да кешелекле, уңган, тәрбияле кешеләр. Авылдашлар очрашуында аларны хөрмәтләдек.

Шунысы үзенчәлекле, бәйрәм алдыннан гармуннарда уйнап, җырлап үз авылыбыз талантлары урамнар буйлап халыкны бәйрәмгә чакырып үттеләр.

Бу көнне Оргыды авылы гөрләде, шаулады, күңел ачып ял иттек. Ул уеннар, түгрәкләнеп биюләр – өлкәннәрнең яшь чакларын искә төшерделәр, яшьләр исә дәртдәрман алдылар, бала-чага шатланып уйнап йөрде, алар өчен милли тәрбия чарасы кебек тә булды бу очрашу.

Киләчәктә дә мондый бәйрәмне өзмичә үткәрергә карар кылып таралыштык. Күрше авыллар да бездән үрнәк алсыннар иде дигән теләк туды күңелемдә, бергәләп очрашып, авылдашларыбыз белән матур яшик.

Мәүлетҗан Хисамиев, Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев