Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Айгөл Шабакаева: “Без аларга, алар безгә кирәк”

Кеше тормышында барыннан да кадерле, кыйммәтле әйберләрнең берсе ул ата-ана белән бергә үзең корган гаиләдер ул. Сөйгән кешеңнең сине эштән зарыгып көтеп алуы, авыр чакларда да, шатлыклы мизгелләрдә дә яныңда булуы – зур бәхет.

Круглое Поле поселогында көн итүче Ильяс һәм Айгөл Шабакаевлар гаиләсе өчен бу бер дә буш сүз түгел. Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче Ильяска, ул юкта гаиләнең тоткасы булып торучы Айгөлгә араларында булган мәхәббәтләре, балалары – тормыш мәгънәсе булып тора. Шушы көннәрдә без Айгөл Шабакаева белән очрашып, илебез өчен катлаулы чорда гаиләләрнең ныклыгы, хәрбиләрнең якыннары ничек яшәве һәм башкасы турында без озак сөйләштек.

Үз иленең тугры улы

– Ильяс бар күңеле, йөрәге белән илебез патриоты. 2014 елдан бирле Россия-Украина арасындагы хәлләрне күзәтеп, илебез өчен борчылып яшәде. Махсус хәрби операция игълан ителгәч тә, контракт буенча Украинага китте. Ул вакыт безнең өчен авыр булды. Чөнки ирем турында хәбәр тиз генә килмәде, без берара аның хакында берни белми яшәдек. Элемтәгә ул 25 көннән соң гына чыкты. Якын кешеңнән хәбәр ала алмавың, билгесезлек иң шомландырган, авыр нәрсә икән ул.

Аннары, ил күләмендә мобилизация башлангач, хәрби хезмәткә әзерләнде. Ләкин беренче тапкыр килгәч аны борып кайтардылар. Чөнки без күпбалалы гаилә – кызыбыз, ике улыбыз бар.  Шулай да, үз дигәненә барыбер иреште. “Үзем дә, гаиләм дә минем хәрби хезмәткә алынуыма дәгъва белдермибез”, – дигән эчтәлекле рапорт язып, хәрби операция зонасына китеп барды. Без Ильсны күз яшьләре белән озатмадык. Исән йөресен, Аллаһы Тәгалә берүк үзен саклый күрсен дип, яхшы теләкләр белән җибәрдек. Авыр булса да, аның карарын хөрмәт белән, аңлап кабул иттек. Чөнки Ильясыбызның нинди кеше икәнен, үз иленә, ир бурычына тугры булуын белеп яшәдек, – дип сөйли ире турында Айгөл Шабакаева.

Аларның танышулары да Ильясның армия сафларыннан кайтканнан соң башланып китә. Ул вакытта аларның икесенә дә егерме бер яшь тирәсе була. Айгөл күпфатирлы йортның бишенче катында яши, ә егет шул ук йортының беренче катында көн итүче әти-әниләренә кайтып төшә.

дә башкарам. Ә болай, гомумән алганда, әнием Фәнүзә, әтием Рафик, Ильясның әти-әнисе Рәхимә апа һәм Рәшит абый белән гел аралашып, теге яки бу мәсьәләне уртага салып, бердәмләшеп хәл итәргә тырышабыз. Хәзер, үз йортыбыз белән яшәгәч, төзелешкә кагылышлы эшләрне дә эшләргә туры килә, – дип җавап бирде Айгөл.  Әлбәттә, иренең хәрби хезмәттә булып, куркыныч астында йөрүен белгән килеш хөкүмәт эшендә дә, йорттагы эшне дә кулдан төшермичә балаларны тәрбияләү җиңел эш түгел. Бу физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле, түзем булуны таләп итә. Айгөл Шабакаеваның да күңеле сыкраган чаклары була. Ләкин ул эчендәгесен якыннарына, аеруча балаларына, әти-әнисенә күрсәтмәскә тырыша. Аннары, эше буенча социаль хезмәткәр булган Айгөл Рафик кызы үзе тәрбияләп, ярдәм күрсәткән өлкәннәр алдында да һәрвакыт елмаерга, көр күңелле булырга тырыша.  – Күңелем тулган чакта елап та аласың инде ул. Ләкин мондый мизгелләрдә мин үзем генә калырга тырышам. Эшкә барган чакта, машинада шулай күз яше чыгарып, бушанып алам. Беребез дә таш курчак түгел, була торган хәл, – ди ул, балалар ишетмәслек итеп. – Шулай да, хәрби операция зонасында булган ирләребез, якыннарыбызга тагын да авыррак, минемчә. Шуңа күрә, без аларга терәк булып, җылы сүз әйтергә, кулларыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, көч өстәп торырга тиеш. Өйләрендә кайтуларын көтүче гаиләләре, сөйгәннәре, балалары, әти-әниләре бар икәнен белү – дәртләндереп, күңелләрне үстереп җибәрә ул. Шунсыз булмый. Якыннарыгызны сагынып көтегез, мәхәббәтегезне кызганмагыз. Без аларга, алар безгә бик кирәк, – дип, әңгәмәбез ахырында хәрбиләрнең якыннарына менә шундый теләкләр җиткерергә теләде Айгөл. Амин, шулай булсын! Илебез чиген яклаучы ир-егетләребезгә, аларның иң якын һәм кадерле кешеләренә бергә озын, матур гомер итәргә язсын.    Врезка: “Әтием ялга кайткач бик сөенгән идем. Аны гел кочаклап, янында гына буласы килде. Үскәч, әтием кебек патриот буласым, холкым белән аңа ошыйсым килә. Ул минем иң якын, мине тулысы белән аңлаучы кешеләремнең берсе. Хәрби хезмәтен исән-сау үтәп, безнең янга бөтенләйгә кайтсын”, – Ильяс Шабакаевның улы Дамирның иң изге теләге шул.

– Ильясның гаиләсе аңа уналты яшь чакта Таджикистаннан, сугыштан качып Татарстанга күчеп килә. Аннары, унтугыз яше тулгач, ул армия хезмәтенә алына. Шул, солдаттан кайткан мәлендә танышып киттек тә инде. Бер ел йөрешкәннән соң өйләнешеп куйдык, гаилә тормышыбыз менә шулай башланып китте. Ильяс шаярырга, һәрнәрсәнең уңай ягын күрергә ярата. Бервакытта да боегып утырмый. Катлаулы вакытларда да елмая, якыннарының, дусларының күңелен яхшы сүз, шаян мәзәк белән күтәрә белә. Хәрби хезмәттәшләре дә Ильясны шушы сыйфаты өчен якын итәләр, үз күрәләр, – дип елмая Айгөл Рафик кызы.

Махсус хәрби операция зонасына киткәннән соң, Ильяс Рәшит улы туган ягына, ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайткан. Хәер, беренче тапкыр кайтуы аның яралануы белән бәйле була. 

“Ильяс кичке алтыда постка чыккан һәм ун минуттан соң снаряд очып килгәннән соң, яраланган. Ул миңа моның хакта төнге уннар тирәсендә шалтыратып хәбәр итте. Дөресен генә әйткәндә, күңелемнән авыр таш төшкәндәй булды. Башы, кулы-аягы исән, йөри ала дип сөендем”, – дип искә ала ул мәлне әңгәмәдәшем. Ильясның гомерен бронижилет саклап калган. Шартлаудан соң очкан снаряд кыйпылчыкларының күбесе шунда эләккән. Бер кыйпылчык күкрәк тирәсенә, икесе кулга кергән. Кулга эләккән ике кыйпылчыкның берсен табиблар ала алмаганнар, ул һаман да шунда икән. Яраланганнан соң тернәкләнеп, якыннарын күргәннән соң, Ильяс район әзерләгән “УАЗ” машинасына утырып, кире хәрби операция зонасына киткән.

“Әти тизрәк кайтсын!”

  Әтиләренең өйдә булмавын әлбәттә, балалар бик авыр кичерә. Унҗиде яшьлек кызлары Камилә, унике яшьтәге олы уллары Дамир һәм кечкенәсе, җиде яшьлек Данияр әтиләрен юксынып, аның турында сорашып кына торалар.  

– Камилә: “Әти шалтыраттымы?” – ди, һәрвакыт кызыксына. Данияр да әтисен бик нык сагына. “Аның тизрәк кайтуын телим, әтине өйдә күрәсе килә”, – дип әйтә. Ә уртанчыбыз Дамир исә кичерешләрен тышка бик чыгармый. Шулай да, Ильяс ялга кайткач, нәкъ менә Дамирның хисләре барыбызныкыннан да ныграк чагылды. Әтисен күргәч, күңелендә бикләп тоткан бар кичерешләре ташып чыкты, – ди Айгөл Рафик кызы.

Сентябрь башында әтиләренең ялга кайтуын балалар башта белмәгәннәр. Ильясның төнлә кайтуын абайламыйча калган Камилә, Дамир, Данияр гадәттәгечә кем көллияткә, кем мәктәпкә укырга киткән. Айгөл белән Ильяс исә, балаларны күрергә дип бергә уку йортына, мәктәпкә киткәннәр. Балалар өчен бу көтелмәгән зур шатлык булган, алар сөенгәннәр, яшьләрен тыя алмыйча, әтиләрен кысып-кысып кочаклаганнар.

– Күбесе кебек видеолар төшереп, гаиләдә булган әйберләрне кешеләргә күрсәтеп йөри торганннардан булмасак та, бу юлы балаларыбызның әтиләре белән күрешү мизгелен яздырырга булдым. Ул видеоларны караган саен күзләргә яшь килә. Бик дулкынландыргыч мизгелләр булды шул ул, – Айгөл Шабакаева гаилә архивындагы видеоязмаларны күрсәтеп, елмаеп куя.

“Яратыгыз, көтегез”

“Ирегез юкта тормыш алып баруы, туып торган мәшәкатләрне, сорауларны хәл итүе җиңел түгелдер. Хатын-кызныкыннан кала килеп чыккан ир-ат эшен дә башкаруы авырдыр ул? Балаларыгызга да әти-әни мәхәббәтен бирергә вакыт кирәк бит”, – дип кызыксынам.

– Ир-ат эшен эшләргә кирәк булганда, күп чакта миңа әтием булыша. Ике йортка йөреп эшли инде ул. Аннары, кайберләрен үзем 

дә башкарам. Ә болай, гомумән алганда, әнием Фәнүзә, әтием Рафик, Ильясның әти-әнисе Рәхимә апа һәм Рәшит абый белән гел аралашып, теге яки бу мәсьәләне уртага салып, бердәмләшеп хәл итәргә тырышабыз. Хәзер, үз йортыбыз белән яшәгәч, төзелешкә кагылышлы эшләрне дә эшләргә туры килә, – дип җавап бирде Айгөл.

Әлбәттә, иренең хәрби хезмәттә булып, куркыныч астында йөрүен белгән килеш хөкүмәт эшендә дә, йорттагы эшне дә кулдан төшермичә балаларны тәрбияләү җиңел эш түгел. Бу физик яктан гына түгел, рухи яктан да көчле, түзем булуны таләп итә. Айгөл Шабакаеваның да күңеле сыкраган чаклары була. Ләкин ул эчендәгесен якыннарына, аеруча балаларына, әти-әнисенә күрсәтмәскә тырыша. Аннары, эше буенча социаль хезмәткәр булган Айгөл Рафик кызы үзе тәрбияләп, ярдәм күрсәткән өлкәннәр алдында да һәрвакыт елмаерга, көр күңелле булырга тырыша.

– Күңелем тулган чакта елап та аласың инде ул. Ләкин мондый мизгелләрдә мин үзем генә калырга тырышам. Эшкә барган чакта, машинада шулай күз яше чыгарып, бушанып алам. Беребез дә таш курчак түгел, була торган хәл, – ди ул, балалар ишетмәслек итеп. – Шулай да, хәрби операция зонасында булган ирләребез, якыннарыбызга тагын да авыррак, минемчә. Шуңа күрә, без аларга терәк булып, җылы сүз әйтергә, кулларыбыздан килгәнчә ярдәм итеп, көч өстәп торырга тиеш. Өйләрендә кайтуларын көтүче гаиләләре, сөйгәннәре, балалары, әти-әниләре бар икәнен белү – дәртләндереп, күңелләрне үстереп җибәрә ул. Шунсыз булмый. Якыннарыгызны сагынып көтегез, мәхәббәтегезне кызганмагыз. Без аларга, алар безгә бик кирәк, – дип, әңгәмәбез ахырында хәрбиләрнең якыннарына менә шундый теләкләр җиткерергә теләде Айгөл.

Айгуль Шабакаева: «Мы нужны им, а они нам»

Амин, шулай булсын! Илебез чиген яклаучы ир-егетләребезгә, аларның иң якын һәм кадерле кешеләренә бергә озын, матур гомер итәргә язсын.

“Әтием ялга кайткач бик сөенгән идем. Аны гел кочаклап, янында гына буласы килде. Үскәч, әтием кебек патриот буласым, холкым белән аңа ошыйсым килә. Ул минем иң якын, мине тулысы белән аңлаучы кешеләремнең берсе. Хәрби хезмәтен исән-сау үтәп, безнең янга бөтенләйгә кайтсын”, – Ильяс Шабакаевның улы Дамирның иң изге теләге шул.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев