Җәһәтлек
«Бездә – Бикләндә, бар эшкә дә оста, елгырҗитез ханым бар. Нинди генә һөнәрләре юк аның?! Хатын-кыз, ирегет эше дип аерып тормый – тәвәккәлләп тотына һәм җәһәт кенә эшләп тә куя. Килеп күрегез әле», – дигән хәбәр алуга Бикләнгә бардык. Сөйләштекаралаштык. Хәниянең кул эшләрен күреп сокландык.
Барда ягы – гүзәл як!
Пермь өлкәсе Барда районы Бай авылында туып-үскән Хәния Кәшбулла кызы Фәизованың Бикләнгә килеп төпләнү юллары урау була.
«Таулар һәм үзәннәр, елгакүлләр һәм урманнар... Гүзәл, бай табигатьле Пермь өлкәсе ландшафты һәм уникаль экология системасы ягыннан туристларны үзенә тартып тора. Илебезнең иң гаҗәеп, серле почмагы ул. Шундый матур төбәкне калдырып ничек монда килеп төпләнергә булдыгыз?» – дип кызыксынам Хәния ханымның күңел кылларын тарткалап. «Татарстанга җан тартты. Мәктәпне тәмамлагач Казанга килеп 7 нче санлы һөнәр училищесында укыдым. Шунда Тәлгать исемле егет белән таныштым. Якташым булып чыкты. Өйләнештек. Казанда заводта эшләдек. 1987 нче елда Яр Чаллыга күчеп килдек һәм пенсиягә чыкканчы КамАЗ заводында – зарарлы цехта эшләдек, шуңа күрә лаеклы ялга иртәрәк чыктык. Туган якка – Бардага юлны суытмыйбыз. Анда абый белән җиңги һәрвакыт ачык йөз белән каршы алалар, кунак итәләр. Әйе, дөрес әйтәсез, туган ягымның табигате оҗмахка тиң. Куе, калын урманнарына керсәң!?. Анда төзелеш өчен нарат-чыршысы да, мебель ясау өчен имәне һәм усак, каен, зирек агачлары үсә. Туган авылымның исеме – Бай. Табигать байлыклары белән нигъмәтләнгән җир ул», – дип Хәния туган ягын яратып искә ала.
Бардага кунак сыйфатында кайткан арада да Фәизовлар кул кушырып утырмыйлар икән. «Каен, имән себеркеләре бәйлибез. Машинага тагылма арба тагып, мунча себеркесен күпләп алып киләбез. Бикләнлеләр рәхәтләнеп мунча чабыналар. Бирегә килеп төпләнүебезгә ун ел инде. Киленебез шушы авылныкы. Кода-кодагыйларга кунакка килеп йөри торгач Бикләнне ошаттык. Иске генә йорт сатып алгач ирем, Тәбрис улыбыз һәм үзем тәвәккәлләп өй салырга алындык. Йорт җиткердек, мунча, каралты-кура төзедек. Яши-яши беседкасы да кирәк булды. Анда мич чыгардык. Мангал, ит һәм балык ыслау җайланмалары – барысы да шунда. Ялларда балалар, оныклар белән җыелып ишегалдында аш-су хәстәрлибез, ял итәбез. Менә шушы бәләкәй генә түтәлдә үскән каен һәм җир җиләге өч балабызның гаиләсенә һәм үзебезгә җитә. Әле артып та кала – сатабыз. Бакча җимешләре бөтенебезне туендыра, акча җимеше дә китерә. Пенсиягә чыккач күңелеңә ошаган шөгыль табарга кирәк. Бушлыкны эш белән тутырсаң үзеңә, якыннарыңа да күңелле, файдалы була», – ди күп һөнәрләр иясе.
Бар эшкә дә маһир Хәния
Бәйләү, чигү белән яшь чагыннан ук мавыга ул. Җете төстәге мулинәләрдән аркылы (крестик) һәм шома чигү, бәйләм бәйләү белән кичләрен – телевизор каршына – “ял итәргә” утыргач шөгыльләнә. Югыйсә, ул бит көнозын заводта, станок артында хезмәт куя. Эштән кайткач гаиләсен кайгырта: ашарга әзерли, юа-җыя, дигәндәй. Үсеп килүче өч баланың дәресләрен тиешенчә әзерләүләрен күз уңында тоту, ата-аналар җыелышына йөрү, азык-төлек һәм көнкүреш кирәк-яраклары сатып алу өчен бирелгән талоннарыңны учыңа кысып су буе сузылган чиратларда торулар... Безнең буын хатын-кызлары әнә шул рәвешле тормыш алып барды. Милләтебез хатынкызларына хас булганча ихласлык белән ирне карап-хөрмәтләп яшәдек, балалар тәрбияләдек. Шуңа күрә булса кирәк, хәзерге уңайлыклар безнең өчен күктән төшкән бәхет сыман. Шуңа без һәр эшне яратып, ихластан башкарабыз. Хәния белән бер чор балалары булганга, бер үк төрле тормыш баскычларын үткәнгә күрә аның эшсез тора алмавына гаҗәпләнмим. Бары тик сокланам, бөтен эшне белүенә һәм тагын-тагын да яңа һөнәрләр үзләштерүенә.
Хәния күптән түгел генә ротангтан кашпо ясау серенә төшенгән. Ротангтан кашполар үрү – катлаулы һөнәр. Бу эштә хуҗалыкта төрле эшләр башкарганда кулланыла торган эш кораллары белән эш итә белү сорала. Шөрепләгеч, өтерге, штангенциркуль, эретеп ябыштыру җиһазы, лазерлы тигезлек билгеләгеч, төрле дәрәҗәдәге кискечләр, плоскогубцы һәм башкалар. Шушы эш коралларыннан башка гына ротангтан кашпо, кәрҗин, кәнәфи кебек әйберләр үрүне күз алдына да китереп булмый.
Кул эшенә осталык: җете мулинәләрдән картина чигү; йон җепләрдән оекбаш-бияләй, тапочкалар бәйләү; ротангтан кашполар үрү; кылкаләм алып майлы буяулар белән картина язу; алмаз мозаикасыннан картиналар ясау; бисер белән чигү; кирпеч салып мич чыгару; гөлчәчкәләр, җиләкҗимеш һәм яшелчә үстерү – барысына да кулы килеп тора Хәния Кәшбулла кызы Фәизованың.
«Күпләр шушы хакта хыяллана. Әмма, эшли белми, яисә тәвәккәллеге җитми. Менә шундый кешеләргә нинди киңәш бирер идегез?» – дигән сорауга һөнәр иясе: «Кул эшенә тотынырга ниятләгән һәм бу шөгыль буенча тәҗрибәсе булмаган кешегә алмаз мозаикасыннан эшне башларга кирәк. Чөнки кул эшенең ошбу төре чагыштырмача гадирәк. Алмаз мозаикасы вак ташлардан гыйбарәт. Шуңа күрә кул моторикасы үсә. Вак ташлардан кирәкле төсләрне туры китереп сайлау өчен игътибарлылык, сабырлык кирәк. Бу эшне башкару иҗади сәләтне ача, яңа эшләргә этәрә. Чөнки, тырышлыгыңның нәтиҗәсен күрәсең һәм күңел үсә, үзеңә ышаныч арта. Алмаз мозаикасыннан картина ясау тынычландыра. Димәк, дәвалау сыйфаты да бар», – ди һәр эшнең уңай ягын күрә белүче ханым.
Тропиканкалар, чәчәк атыгыз!
Орхидея – тропик үсемлек. Кыяларда, биек тауларда агач кәүсәсенә берегеп үсүче гүзәл гөлчәчәк. Нәзберек. Шунысы гаҗәп, «тропиканка» безнең шартларга да җайлашты – каласалаларда байтак кына өйләрне ямьләндереп үсә. «Холкын белеп алгач бер авырлыгы да юк аны үстерүнең. Башка гөлләргә аллергия миндә, ә менә орхидеяга организмым андый реакция бирми. Яратып үстерәм. Алар бер урынга күнегәләр. Бер җирдән икенче урынга күчергәнне кабул итмиләр. Дым яраталар. Шуңа күрә орхидея янына сулы савыт кую кирәк», – дип Хәния киңәшләрен бирә.
Шунысына игътибар иттем: орхидеялар гел ак савытка утыртылганнар. Баксаң, аларны үтә күренмәле, ак савытта үстерергә кирәк икән. Тамыр янындагы сабагын тулысынча балчык белән каплап бетерергә ярамый – бераз өлеше һавада калырга тиеш. Хәния ханым орхидеяны кабул иткән кебек үк тропиканкалар да аны ярата. Ак, ал, кызыл, шәмәхә төсендәге чәчәкләр күбәләккә охшаганлыктан менә-менә очып китәрләр сыман.
***
Хәния белән Тәлгать Фәизовларның өе – күркәм. Ишектән керүгә диварлардагы картиналар – төрле ысуллар белән ясалган, чигелгән һәм язылган Хәниянең иҗат җимешләре игътибарны җәлеп итә. Гомумән, бу нигез бар яклап та: тату-матур гаилә; ишле балалар һәм оныклар; хәләл көч белән табылган байлык-муллыгы белән матур!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев