Якты юл
  • Рус Тат
  • «Агростартап»: грант отуның төп шарты – эшләү

    Тукай районында быел «Агростартап» программасы буенча грантка ия булучылар өчәү. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белдерүләренчә, 2019 елда гамәлгә куелган әлеге программада тукайлылар ел да катнаша.

    Рушан Гайниев – быел «Агростартап» программасы грантына ия булучыларның берсе. «Терлекләр асрауга керешкәнебезгә җиде ел. Дәүләт ярдәм кулы сузганда, тәвәккәлләп карыйм дип, моңа кадәр дә авыл хуҗалыгы өчен оештырылган конкурста катнашып караганым булды, тик ул чакта үтә алмаган идем. Быел «Агростартап» программасында грант оту насыйп булды. Әлеге конкурста фермерлар, эш башлап җибәрүчеләр катнаша. Мөгезле эре терлек асрап авылда үз эшен җәелдерергә теләүчеләргә 3 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә. Әгәр сөтчелек юнәлешен сайлыйсың икән, сыерлар 24, итчелектә үгезләр саны 50 баштан ким булмаска тиеш. Ягъни без, бизнес-план буенча, 50 баш сугымлык мөгезле эре терлек алып асрарга һәм алдагы биш елда баш санын киметмәскә тиешбез», – дип сөйли Рушан. Ул, терлекләрдән тыш, җир эшкәртү техникасы сатып алуны да планлаштырган. 300 гектардан артык сөрүлек җире бар икән. Шушы мәйданнарда арпа, бодай үстереп – фураж, үлән чәчеп печән әзерли. Терлек асрау өчен үз җирең булу бик кирәк, ди ул. Конкурс шартлары буенча да, җире, техникасы булган хуҗалык иясенә баллар җыю җиңелрәк. Сатып алынган техника берәмлегенең саны да, терлекләрнең баш саны кебек, биш ел дәвамында сакланырга тиеш.

    Грантка ия булган хуҗалык аны нинди максатларга сарыф итүе турында район авыл хуҗалыгы идарәсе, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршында хисап тота. Тиешле биш ел эчендә планын тормышка ашыра алмаучыларга тоткан суммаларын кире кайтарырга туры киләчәк.

    Грант откан кеше акчаны кулына алмый. «Ул казначылык идарәсенә күчә. Мин, мисалга, техника сатып алганда, казначылыкка счет илтеп тапшырам, түләүләрне алар башкара. Тиешле суммалар күчерелгәннән соң, техниканы барып алам. Терлек сатып алганда да шул ук схема кулланыла, ягъни мин мал сатучыдан счет алып, казначылык идарәсенә илтәм», – дип ачыклык кертте Рушан.

    Грант оту эш җиңеләйде дигән сүз түгел. Акчаны да тик торганда китереп бирмиләр. Маллар асралган хуҗалыкта ел әйләнәсе бертуктамый эшләп торырга туры килә. Быел, өстәвенә, терлек азыгы хәзерләү җиңел булмады. «Печән узган елгының яртысы кадәр генә җыелды, бөтен өмет фураж белән саламда», – ди Рушан Гайниев та. Шулай да ул дәүләт ярдәмен алуы белән канәгать. Теләктәшлек күрсәткәннәре, ярдәм иткәннәре өчен район җитәкчелегенә, Мусабай-Завод авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗевага рәхмәтле булуын белдерергә дә онытмады. «Грант отуның бернинди яшерен сере юк, аның төп шарты – эшләү», – дип йомгаклады ул сүзен.

     

     

     

    «Агростартап» программасының үзенчәлеге – эш башлаучы фермерларга үз хуҗалыкларын үстерүгә 3 млн сумга кадәр дәүләттән ярдәм бирү. Бу сумманың 90 процентын дәүләт бушлай бирә, ягъни аны кайтару таләп ителмәячәк. Шул ук вакытта фермер 10 проценттан ким булмаган үз акчасын эш башлау өчен тотарга тиеш.

    ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  мәгълүматлары буенча, конкурс комиссиясе быел икътисади яктан нәтиҗәле 60 проектны сайлап алган. Өстенлекле юнәлеш – сөт терлекчелеге, бу категориядә 24 кеше җиңүче булган. Мөгезле эре терлек симертү юнәлеше буенча 22 кеше сайлап алынган.

    «Агростартап» программасы 2024 елга кадәр эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: