Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Агропрогресс» грантына проектлар конкурсы 

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Агропрогресс» грантына ия булуга проектлар конкурсында катнашу өчен авыл хуҗалыгы продукциясе һәм товарлары җитештерүчеләрдән документлар кабул итә. Төп шарт – еллык табыш 120 млн сумнан артмаска тиеш. Әлеге программада крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалык ияләре, шәхси эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары катнаша алмый.

Гаризалар һәм документларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк. Адресы: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36нчы йорт, 309нчы бүлмә. Документлар 20 июльдән 19 августка кадәр эш көннәрендә 9-16 сәгатьләрдә  кабул ителә.
Грантка ия булу тәртибе һәм документлар формасы турында мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтындагы «Фермерларга, авыл хуҗалыгы кооперативларына грантлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр» дигән бүлектә урнаштырылган.

/Рөстәм Закиев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев