Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачтан могҗиза тудыручы

Минем күптәннән аның искитмәле агач эшләнмәләрен авылдашларыма күрсәтәсем, кулдан юынып ясалган кувшиннар, нәни сандыклар, төрле сыннар, чокып ясалган борынгы нәкышләреннән күргәзмә оештырасым килеп йөри идем. Менә, ниһаять, матур бер көнне авылдашларны “Ясавиев Рәстәмнең кул эшләре күргәзмәсе” белән танышырга китапханәгә дәштем. 

Ни генә юк монда, күз йөгерә, һәрберсен тотып карыйсы килә. Менә  шахмат тактасы, аңа агачтан микроскоп төгәллеге белән зурайтып  эшләнгән шахмат фигуралары тезелгән. Шулай ук зур төгәллек белән агачтан ясалган төрле җәнлек фигуралары, икмәк саклый торган тартманы гына күр!  Ә менә бу искиткеч матур хатын-кыз сынын автор  “Сөембикә” дип атаган. Кыскасы,    бер әкияти дөньяда йөргән кебек.  Агачтан ясалган йорт хайваннары, урман җәнлекләре сыннары менә-менә хәрәкәткә килер сыман тоела. Бер булган бөтен якка да булган дигәндәй, Рөстәм картиналар да яза әле. Аның  картиналарында да, башлыча, туган як табигате.  Шуңа игътибар итәм, оста  картина язамы, агач фигуралар ясыймы- аның иҗат табышларында яшел, алтынсу якты төсләр өстенлек итә.

       Автор, өстәлдә торган һәр эшләнмәне сак кына кулына алып, һәрберсенең ясалу тарихы белән таныштыра...
       Рөстәм Күзкәйдә урта мәктәп тәмамлаган, аннары Казан сәнгать училищесында тумыштан бирелгән талантын чарлаган, сәнгатьтәге төрле жанр серләренә өйрәнгән. Чаллыда төзелешләр кайнаган елларда “Кмгэсэнергострой”ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән, 47 нче һөнәр училещесында төзүче яшьләрне агач әйберләр ясау осталыгына өйрәткән. Заманалар үзгәреп киткәч, останың һөнәре кирәксез булып калган. Башка эшкә дә урнашып караган ул, ләкин күңелгә ятмаган хезмәт куаныч та, уңыш та китермәгән. Ә Рөстәм Ясәвиев яраткан хезмәтендә иҗади табышларга, югары нәтиҗәләргә ирешүгә күнеккән. Күп санлы Мактау кәгазьләре, төрле иҗади конкурсларда алган Дипломнар шул хакта сөйли.  Аның каравы бүген ул, барлык киртәләрне җиңеп, җиң сызганып яраткан эше белән шөгыльләнә. Авыр вакытларда иңнәрен куя белгән, кыенлыкларны  җиңәргә ярдәм иткән хатыны Дамирага бик рәхмәтле ул.
   -Авыл   баласына шул кадәре күп кырлы сәләт кемнән килгән?”- дип кызыксына күргәзмәгә килгән авылдашлар.
   -Кем белгән инде, үземне белә башлаганнан бирле кулымда агач белән пәке, өстәлдә төсле каләмнәр булды. Әти урманчы иде, бик оста итеп ат рәсемнәре ясый. Алар шундый чын, тере иде. Күрәсең, рәсем ясарга хирыслык миңа аннан килгәндер.
   -Менә бу бизәкләрне, нәкышләрне кайдан аласың? Бигрәк үзенчәлекле, мәгънәле дип әйтимме? Нәни куян малае, мырау-бикә, борынгы милли нәкышләр төшерелгән кувшиннарга күпме күз нуры түгелгән, йөрәк җылысы салынган.
     -Уйлаган композицяне агачтан уеп ясау миңа кыен түгел, куллар чарланган. Ә менә бизәген уйлап табу, төсләр сайлау күп эзләнүләр сорый. Төнге йокылрны качыра ул, дөньяңны оныттыра. Ә эшең үзең күзаллаганча, үзең уйлаганча килеп чыккач, сабый баладай куанасың. Эскизларны ясагач тупланган архивымны актарам, кампьютерда казынам, китапханәдә китап-журналлардан хәзерге заман рәссамнарның иҗатын күзәтәм. Казанда яшәүче кызым Алисә картиналар ясый, ул да күп төрле үрнәкләр алып кайта. Аннары, авыл җиренең табигате үзе үк матур, ел фасыллары бизәкләре  дә тема бирә. Иҗат ул- эзләнү, уйлану һәм табыш. Аның шатлыгы, куанычы да шунда.
     Тагын шуны әйтергә кирәк, остаз күптәннән  туган авылынын бер-ике баласын булса да үз һөнәренә өйрәтергә хыяллана иде. Көздән Илнур хәзрәт Фархетдинов аны мәчеттә укучы балаларны кул эшенә өйрәтергә чакырды.   Сөйләшенгән көнне Ростәм Ясавиев эш коралларын, китап-әсбапларын күтәреп, мәчеткә юнәлде. Шул көннән алып кыш буе балаларны агач эшенә өйрәтә ул. Яратып шөгыльләнәләр, эшләренең нәтиҗәсе дә куанычлы.  Үз куллары белән Рөстәм абыйлары  күзәтүе астында, аның киңәшләре белән кош оялары, аш-су кирәк-яраклары һәм башка әйберләр ясадылыр.
     Менә шундый матурлыкка омтылып яшәүче һәм шул матурлыкны тудыручы, гүзәллеккә беркайчан да битараф калмаучы, алтын куллы оста яши безнең Күзкәй авылында.


Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылы китапханәчесе  
/Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев