Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агач үскән бөтен җир дә матур

«Урман – минем тормышым. Бабай да, әти дә урманчы булганнар. Аларның эшен дәвам итү канга салынган, намус эше инде ул», – ди дүрт дистә елга якын гомерен урман белән бәйләгән Вячеслав Шишкин. 

Гомерлеккә сайланган һөнәр
Вячеслав Шишкин Ворошилов участок урманчылыгында мастер  булып эшли. Яшьлегендә Киров өлкәсенең Советский дигән шәһәрендә Суводский урманчылар техникумын тәмамлаган, урман технигы белгечлеге алган. Тирә-ягын урманнар әйләндереп алган Зичәбаш авылында туып-үскән егетнең һөнәр сайлавы очраклы түгел: әтисе Григорий, әнисе ягыннан бабасы Евстигней урманчылар булганнар. Аларның дәвамчысы булып, армия хезмәтеннән соң, 1984 елда ук башлаган эшен ул хәзергәчә дәвам итә.
Сорау биргәнне дә көтмичә: «Шушы һөнәрне сайлаганыма бер дә үкенмим», – дип сүз башлады Вячеслав Григорьевич. Яшь чакларын, мәшәкатьле, әмма иң күңелле елларын искә алды. Әлфәт Ибраһимов, Валериан Чернов кебек хезмәттәшләре белән киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләүләре турында сөйләде.
Мәйданы алты мең гектардан артып киткән, шактый өлеше Тукай районы биләмәләренә туры килгән Ворошилов участок урманчылыгы «Түбән Кама урманчылыгы» дәүләт бюджет учреждениесенә карый. Урманчылыктан тыш, тагын «Түбән Кама урман хуҗалыгы» бар. «Без урманчылыкка һәм урман хуҗалыгына бүленәбез. Закон буенча, урман хуҗалыгы (лесхоз) – ул хәзерләүче, агач белән тәэмин итүче. Урман хуҗалыгы агачлар утырта, аларны үстерә, янгыннарны сүндерә. Ә урманчылык (лесничество) – урмандагы эшләрнең тәртибен тикшереп торучы орган. Әмма ул, тикшереп, беркетмәләр язып йөри торган күзәтчелек органы булуына карамастан, урман эшләрендә актив катнаша. Һәрхәлдә, без шулай эшлибез, эшләрне бүлешмибез. Мисал өчен, агачлар утырту, мастер вазифасы саналмаса да, бездән башка бармый. Кыскасы, эш күп. Элек безнең кул астында лесниклар бар иде, мин алты лесникка бер мастер идем. Хәзер штатта алар бетте, хезмәт вазифалары безгә күчте», – дип ачыклык кертә әңгәмәдәшем. Урмандагы эш тәртипләре турында бик белеп һәм теләп аңлата ул, хезмәтен яратуы шуннан ук күренеп тора.

Каеннарның аклыгы якын
Урман эше нинди холыклы кешеләр өчен? Ыгы-зыгы тудырмыйча, чәбәләнмичә, зирәк акыл белән кыенлыктан чыга белгән, нинди генә хәлгә тарыса да югалып калмый, бар нәрсәгә ирләрчә җаваплылык белән карый торган кешеләр өчендер ул. Тыныч, сабыр һәм тотнаклы булу кирәктер бу эштә. Кыска гына итеп әлеге сорауга: Вячеслав Шишкин кебекләр өчен, дип җавап бирсәң урынлы булыр. Тәртип бозучыларны очратса, күтәрелеп бәрелми генә аңлата, дөрес юлны күрсәтә ул. Беркайчан кызып китеп конфликтка кергәнем юк, кешеләр белән сөйләшеп аңлашып була бит, ди үзе дә.
Урман эшендә физик әзерлек тә кирәк. Кышын унбиш-егерме километрны чаңгыда йөреп кайту көчле кешенең генә хәленнән килә. Җәяүләп тә, тракторына утырып та әйләнә ул үз участогына кергән кварталларны. «Мин белмәгән куак юк урманда», – ди. «Күңелегезгә бигрәк тә якын тоелган урыннар бармы?» – дигән  сорауга: «Агач үскән бөтен җир дә матур минем өчен. Елның һәр фасылында урман үзгә. Көзен төрле төстәге яфракларга, кышын ап-ак бәскә төренгән агачларга карап туймаслык», – дип җавап бирә. Аклыгы, яктылыгы өчен аеруча каенннарны ярата икән.

Һаман да киеренке халәттә
Быелгы җәй урманчылар өчен бик киеренке булды. Әле тегендә, әле монда янгыннар чыгуы турындагы хәбәрләр хәзер дә тынып бетә алмый. Шөкер, безнең тирәне хәвеф-хәтәр урап үтте. Ләкин янгын чыгу куркынычы һаман саклана, яңгырлар күп яумады, урман эчләре коры әле, ди мастер. 
Соңгы елларда булмаса да, элегрәк куркыныч янгыннар булгалаган. Бер елны, мәсәлән, тау итәгендә коры үләнгә капкан ут урманга үрмәләп менгән. Янгын сүндерүчеләр килеп сүндергәнлек белән артык зурга китмәгән үзе. Вячеслав Григорьевич урманнар януның төп сәбәбен кешеләр саксызлыгында күрә. Шырпы сызып ташлаганнан гына түгел, әйтик, пыяла шешә кыйпылчыгыннан да кояш кызуында коры үлән кабынып китәргә мөмкин. Шуңа күрә һәркем урманнарның чисталыгын кайгыртырга тиеш тә инде.
Янгын куркынычсызлыгы дигәндә, картайган, гөмбәләгән агачларның күплеге борчый аны. Урманчылыкта елына йөз гектар мәйданда җитешкән карт урман киселергә тиеш булып, шуның берничәсе дә киселми, чөнки алучы юк икән. 

Чын ярату шундый була
Урманның тере система булуы, катламнары, аны яшәтү һәм яшәртү тәртипләре, урмандагы киекләр, кыргый җәнлекләр турында бәйнә-бәйнә озаклап сөйләргә әзер Вячеслав Григорьевич. Нинди кызыклы һәм кирәкле хезмәт бит. Шулай да яшьләр урманчы һөнәрен үзләштерергә атлыгып тормый икән. «Урман хуҗалыкларында кадрлар картая. Урман эше, яраткан кеше өчен, гомерлек, тик тормыш итәр өчен акчасы да кирәк бит. Әле урманчыларның бүгенге кебек хезмәт хакы ала башлаганына күптән түгел, нибары бер еллап. Иң беренче звено саналган мастерлар кулга ун-унике мең сум алып килдек, хәзер ул икеләтә артты», – ди бу хакта Вячеслав Шишкин.  
Тәҗрибәле мастерны башка урманчылыкларга да эшкә чакырганнар. Әмма ул үз участогын ташламаган. Туган авылы Зичәбаштан да аерылмый яши. Олыгайгач барыбер кайтырга туры килер дип, шушында йорт җиткергән. Тормыш иптәше Роза белән бергә корган нигездә балалар үсеп җиткән. Шишкиннар уллары Сергей белән кызлары Светланага югары белем биреп, олы тормыш юлына чыгарганнар. 
Ворошилов участок урманчысы Владимир Выходцев Вячеслав Григорьевичны үзенең өлкән остазы итеп күрә. Аның урманны белүенә, тоемлавына соклана. Тәҗрибәсен, акыллы киңәшләрен, эш тәртибенә өйрәтүен үзе өчен бик кыйммәт бәяли. Күркәм холкын, матур гаиләсен күпләр өчен үрнәк саный. Ул Вячеслав Григорьевичка, җәмәгате Роза ханымга төпле киңәшләре өчен дә, ачык йөзле, киң күңелле, кунакчыл булулары өчен дә бик рәхмәтле. 
Без урманны яратабыз. Дөресрәге, шулай дип әйтергә яратабыз. Бу сүздә генә түгелме? Әңгәмәбез соңында мин урман мастерының шушы хакта ни уйлавы белән кызыксындым. «Кайберәүләр өчен бәлки урманга барып шашлык кыздырып ашау да ярату саналадыр. Ләкин ярату – кадерләү, саклау һәм кайгыртуда, һичьюгы зыян салмауда чагыла һәм шунда гына чын була», – диде ул.

/ Автор фотосы.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев