Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Африка чумасы һәм кошлар гриппы авыруыннан сак булыйк

Россиядә африка чумасы һәм кошлар гриппы авыруы белән хәл кискенләшә.

Бүгенге көндә Башкортостан Республикасының Дүртиле районы «Асяновское» ҖЧҖдә, Күгәрчен районының «Тавакан» ҖЧҖдә түбән патогенлы кош гриппы инфекциясе теркәлгән. Бу 4 июль көнне Россельхознадзор идарәсе үткәргән лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланган. Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Сурские Вершины авылында дуңгызларда африка чумасы вирусының генетик материалы табылган.
Әлеге мәгълүматны истә тотып, Тукай районы ветеринария берләшмәсе тукайлыларга түбәндәге саклык чараларын күрү зарурлыгын искәртә:
зоогигиена нормаларына караган таләпләрне, дуңгызларны һәм кошларны тоту кагыйдәләрен тиешенчә үтәргә;
дуңгызларны һәм кошларны тоту, шул исәптән азык әзерләү һәм саклау урыннарын даими рәвештә дезинфекцияләргә һәм дезинсекцияләргә; 
хуҗалык эшен ябык типта тәэмин итәргә, дуңгызлар һәм кош-корт тоту урыннарына чит кешеләрнең керүен катгый тыярга;
дуңгызларны һәм кош–кортларны санкцияләнмәгән урыннардан, ветеринария хезмәткәрләренең рөхсәт язуыннан башка сатып алмаска; дуңгызларның һәрдаим ветеринария белгечләре контролендә булуын тәэмин итәргә;
хайван һәм кош-корт үләксәләрен, абзарларны чистарткан калдыкларны чүплекләргә, юл кырыйларына ташлауны катгый тыярга.
Африка чумасына һәм кош гриппына каршы көрәшкә кагылышлы ветеринария-санитария кагыйдәләрен бозган өчен гаеплеләр гамәлдәге законнар нигезендә җаваплылыкка тартыла, – дип искәртә районның баш эпизоотологы Әлфирә Харисова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев