Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аеруча сакланырга тиеш җирләр

Тукай районында берьюлы ике җир биләмәсе рекреацион билгеләнештәге аеруча сакланырга тиеш территория статусын алды. Бу карарга Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илмир Яббаров кул куйды. Участоклар Кече Шилнә авыл җирлегендә урнашкан. Икесе дә элек авыл хуҗалыгы җирләренә карый иде, ә хәзер алар ял, туризм, физкультура һәм спортны оештыру өчен файдаланыла ала. Җирләрнең беренчесе Кече Шилнә авылы териториясендәге өч участоктан җыелды. Алар елга артында урнашкан һәм бер яктан төзелеш һәм икенче яктан перспективалы торак төзелеше өчен җирләр белән әйләндереп алынган. Өч участокның гомуми мәйданы-321,7 мең кв. метрдан артык.

Рекреацион билгеләнештәге икенче җир, аеруча сакланырга тиешле урыннардан гыйбәрәт. Аның Чулман ярындагы гомуми мәйданы 17,9 мең кв. метрдан артык булган участоклар.
Элегрәк Тукай районында Кече Шилнә авыл җирлегендә – Чулман ярындагы милли паркта урнашкан элеккеге пионерлар лагере биләмәләре аеруча саклаулы җирләргә кергән. Моңа кадәр ул сәнәгать, энергетика, транспорт һәм башка махсус билгеләнештә файдалана торган җирләр иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев