Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аек булырга чакырдылар

Сентябрь аенда һәр елны Россия күләмендә аеклык көне билгеләп үтелә. Әлеге чарадан Кнәз авыл җирлеге дә читтә калмады. Шунысы кызыклы, бу дата инде узган гасырда ук билгеләнгән булган һәм традиция шул вакыттан бирле сакланып килгән. Чөнки аек кеше генә бәхетле һәм хөрмәтле була, уңышка ирешә һәм ныклы матур гаилә төзи ала. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм «Волонтер» клуб берләшмәсе вәкилләре әлеге чараны үткәргәндә нәкъ шушы хакыйкатьне күз алдында тоттылар да инде.

Акция «Аек яшә!» дип исемләнде. Оештыручылар авылдашларга шундый көн барлыгы турында сөйләделәр, «Аек гаилә – балалар өчен бәхет», «Мин аеклыкны сайлыйм», «Аек гаилә – аек Россия», «Аек ил генә бөек була ала», «Аек гаилә – балалар сәламәтлеге» кебек белешмәлекләр тараттылар.
Акциядә катнашучылар аек яшәү рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә чакырдылар. Чарада 115 кеше катнашты. Алар мондый акцияләрне киләчәктә дә даими үткәрергә сүз куештылар, дип яза даими хәбәрчебез Тамара Тузеева.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X