Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әбилә чуагы булырмы?

Ял көннәрендә Татарстанда һава торышы җылыначак, әмма әлегә әбиләр чуагын фаразларга иртәрәк.

Бу турыда Казан федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев җиткерде.

Аның сүзләренчә, ай башындагы суык һава торышы республика территориясенә арктик көнчыгыш массаларның керүе белән бәйле. «Моның өчен шартлар һава агымнары әйләнеше белән булдырылды. Башта циклон йогынтысында булып, хәзер антициклон перифериясенә эләгеп, һава агымнары безгә арктика диңгезләре акваториясеннән һава китерде», – дип аңлатты Т.Әүхәдиев.
КФУ эксперты билгеләп үткәнчә, әбиләр чуагы ел саен уңайлы һава шартларында күзәтелә. Ләкин, синоптик процессларны алдан әйтеп булмаганга күрә, җылы һава торышы турында сөйләргә әле иртәрәк. «Атмосфера статик түгел, циклоннар һәм антициклоннар бер-берсен алыштыралар, алар белән бергә һава торышының характеры да үзгәрә, – дип билгеләп үтте Т.Әүхәдиев. – Инде ял көннәренә һава агымнары көньяк чирек җилләренә үзгәрер дип фаразлана, температура күтәреләчәк, ләкин җәйге җылы һава торышы инде кайтмаячак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев