Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 май - Җиңү көне

Бүген Новотроицкое авылында Бөек Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары узды. Иртәнге сәгать 10да төп бәйрәм "Үлемсез полк" ннан башланды, анда район башлыгы Фаил Камаев, район җитәкчеләре, оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм район халкы катнашты.

Сугыш һәм тыл ветераннарын, сугыш балаларын һәм барлык кунакларны бәйрәм белән район башлыгы Фаил Камаев һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев котлады. Соңыннан һәлак булган солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салынды һәм бер минут тынлык игълан ителде. Район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм концерты оештырылды, парк территориясендә Бөек Ватан сугышына багышланган тамашалар сәхнәләштерелде, теләгән һәркем солдат боткасын татып карады. Ветераннар һәм сугыш чоры балаларын мәдәният йортында бәйрәм табыны артында хөрмәтләделәр.

Рөстәм Зәкиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев