Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 Март ул...

Тиздән 8 Март – хатын-кызлар бәйрәме. 8 Март нинди көн ул? Ир-атларга без шундый сорау бирдек. Һәр җавап үзенчәлекле.

Илмир Яббаров, 
район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары:

– Бу бәйрәмнең кыйммәте беркайчан да югалмас, чөнки аның тамырлары ерак тарихка барып тоташа. 20нче гасыр башында Клара Цеткин җитәкчелегендәге хатын-кызлар социалистик партиясе хатын-кызларны ир-атлар белән тигез хокуклы итеп танытуга ирешкән. Шуннан соң хатын-кызлар сайлауларда катнаша башлаган, күп кенә илләрдә парламентта хатын-кызларның мәнфәгатьләрен яклаган. Гомумән, гүзәл затларыбыз җәмгыятьнең тигез хокуклы әгъзаларына әйләнгән һәм бүгенге көнгә кадәр хатын-кызлар бар эшләрне дә уңышлы башкара.

Ленар Хәйбуллин, 
район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе:

8 Март – гүзәл хатын-кызлар, газиз әниләр, яз, чәчәкләр hәм, әлбәттә, бүләкләр бәйрәме. Минем өчен 8 Март бәйрәме балачактан бүгенгә кадәр иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе ул! 
Хатын-кыз – ул тулы бер дөнья. Аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыя. Шуңа күрә яраткан хатын-кызларыбызны тагын да яратасы, хөрмәтлисе, игътибарга күмәсе килә. Минем теләгем шул: хатын-кызларыбыз һәрчак матур булсыннар, без ир-атларны канатландырып, илhамландырып торсыннар. Алар бит өебез яме, җир йөзенең гүзәллеге! 

Галимҗан Зарипов, 
район ветераннар hәм инвалидлар оешмасы рәисе:

– Хатын-кызлар – тормышта иң зур терәгебез. Авыр чакларда да, шатлыклы минутларда да без тормыш иптәшләребезнең җылы кочагына сыенабыз. Алар – йөрәк җылысы. Аллаhы Тәгалә безгә алар белән бергә-бергә тигез яшәргә насыйп итсен. 

Флер Ихсанов, 
Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы:

– Март аена аяк басуга яраткан хатын-кызларыбызга нәрсә бүләк итәргә микән дигән сорау борчый башлый мине. Һәр ел саен аларны гадәти булмаган бүләкләр белән гаҗәпләндерәсе килә бит. Хатын-кыз күп вакытын кухняда тәмле ризыклар әзерләп үткәрә инде ул. Шуңа да аларның эшен җиңеләйтү турында без ир-атлар hәрвакыт кайгыртырга тиеш. Быел тормыш иптәшемә кухня җиhазлары бүләк итәргә булдым әле. Һәм, әлбәттә инде, иң матур чәчәк бәйләмен...

Азат Шәмсемөхәмәтов, 
район төзелеш hәм архитектура бүлегенең әйдәп баручы белгече:

– Һәр елдагыча, 8 Март көнне мин иң купшы чәчәк бәйләме сатып алып Иске Гәрдәле авылына кайтам. Анда мине көтеп торучы газиз әнием Сания яши. Әлегә мин өйләнмәгән. Тик киләчәктә бу күркәм бәйрәм гаилә бәйрәменә әйләнер дип ышанам. 

Фәнис Абдуллин, 
Казаклар авылында яшәүче:

– Тормыш иптәшем Роза белән кавышканга быел 26 ел булды. Аны бик хөрмәт итәм, яратам. Һәр ел саен хатынымны сөендерер өчен аңа 8 Мартта – бәйрәм көнне ял ясыйм. Көндәлек эшләрне үз өстемә алам. Шөкер, безнең гаилә ишле, хатын-кызлар бездә дүртәү. Розамнан кала, өч кызым бар. Улым Эмин белән кечкенә күчтәнәчләр алып аларны сөендерәбез. 

Айрат Ибраһимов, 
Биклән авыл мәктәбе директоры:

8 Март ул – яраткан хатын-кызларыбызның зур бәйрәме. Форсаттан файдаланып, кадерле әниләребезне, газиз әбиләребезне, дәү әниләребезне, яраткан хатын-кызларыбызны, апаларыбызны, кызларыбызны бәйрәм белән котлыйм. Сезгә бәхет, саулык-саләмәтлек, озын гомер, матур тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев