Якты юл
  • Рус Тат
  • 77 елдан соң туган җиренә кайтты

    «Һәлак булган соңгы солдат җирләнми торып, сугыш тәмамланмаган санала», – дигән бөек полководец Александр Суворов. Хәер, бу өлкәдә ил һәм республика күләмендә зур эш алып барыла анысы. Аның анык нәтиҗәләре дә бар. Сугыш кырында башын салган, хәбәрсез югалган дип исәпләнгән якташыбыз Демьян Маклаковның җәсәден шушы көннәрдә, 77 ел узганнан соң, туган авылы Бордыга алып кайтып, авыл зиратына җирләделәр. Шулай итеп, тагын бер совет сугышчысының рухы тынычлык тапты.

    Тумышы белән Борды авылыннан булган Демьян Маклаков сугышка кадәр Сталинград шәһәренә китеп, шунда яши һәм эшли. 1941 елда сугышка чакырыла. 1942 елда ук вафат була. Туган йортына «Хәбәрсез югалды» дигән мөһер сугылган хат килсә дә, туганнары озак вакыт кайтырына өметләрен өзмичә яши аның.
    Быел июнь аенда «Ржев. Калинин фронты» дип исемләнгән Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең эзләнү экспедициясе Тверь өлкәсенең Ржевск районы Полунино авылы районында канкойгыч сугышлар булган урында казу эшләре алып барган. Экспедициянең командиры Михаил Богдановның сүзләренчә, табылган җәсәдләрнең берсендә генә медальон сакланган була. Сугышчының шәхесен шул медальон эчендәге язу нигезендә ачыклыйлар. Ул Демьян Маклаков була. Шулай итеп, илебез азатлыгы өчен илбасарлар белән аяусыз көрәштә 31 яшендә башын салган батыр егетне туган якларына кайтару эше башлана.
    Тарихи вакыйга көнендә көне дә җылы, кояшлы булды. Бордының «Мәңгелек дан» мемориалы янына тантаналы митингка бар авыл халкы җыелды. Бу саваплы гамәлдән олысы-кечесе читтә калмады.
    Демьян Маклаковны соңгы юлга озату өчен бирегә барлык туганнары килгән – Казан, Зәй, Чаллы шәһәрләреннән дә кайтканнар. Араларында Демьян Александровичның бертуган апасы – 96 яшьлек Александра Зарифуллина да бар иде. Ул кулына абыйсының фотосурәтен тоткан.
    Соңгы юлга озатучылар арасында район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров, район хәрби комиссары Дамир Вәлиев, Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделманова да бар иде.
    – Демьян Маклаков үзе кайта алмаса да, туган җиргә аның даны кайтты. Ватаныбызның бәйсезлеген саклап, киләчәк өчен башларын салган солдатларны хөрмәтләү, искә алу – безнең изге бурычыбыз. Мондый вакыйга районда беренче генә түгел. Соңгы биш ел эчендә эзтабарлар ярдәме белән Әҗмәкәй җирлегенә бер, Биклән җирлегенә ике солдат алып кайтып җирләнде», – диде Рөстәм Закиров.
    Сугышчының Казаннан кайткан туганнары Ольга һәм Валентин барлык нәселләре, туганнары исеменнән әлеге изге эшне башкаручыларга, ярдәм итүчеләргә ихлас рәхмәтләрен әйттеләр. Бу көнне Демьян Маклаковның бертуган апасы Еленаның гына күрә алмавын, абыйсының кайда күмелгәнен дә белмичә, бакыйлыкка күчкән булуын ачынып сөйләде.
    Бордының православие зиратында, барлык шартларын китереп, Вячеслав атакай җитәкчелегендә җир куенына салдылар совет солдатын. Шулай итеп, Демьян Маклаков җәсәде туган җире туфрагында урын алды. Рухы шат, урыны җәннәттә булсын иде. Гади солдатның батырлыгы онытылмас, тарих битләрендә лаеклы урын алыр дип ышанасы килә.
    Чара кабергә венок кую, чәчәкләр салу һәм сугыш корбаннары истәлегенә автоматтан залп бирү белән тәмамланды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: