Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча бер ай ташлама белән йөри ала

Акция Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә.

60 яшьтән өлкән пассажирлар поездларда Россия буенча  бер ай ташлама белән йөри ала. Акция 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Бу турыда Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Купе вагоннарына 50 процент ташлама - 29 һәм 30 сентябрьдә, шулай ук 1 октябрьдә гамәлдә булачак. Ул өстәмә хезмәтләргә кагылмый.

1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр акция буенча сәфәр кылырга мөмкин булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев