500 мең сумны артыграк биргәннәр
Татарстанда 81 яшьлек хатын-кызга банкта ялгышып 100 мең сум урынына 600 мең сум биргәннәр.
Акчаны аңа улы мирас итеп калдырган булган. Пенсионерга 500 мең сумны кайтаруын сорап шалтыраткач, әлеге ханым аны чиркәүгә илтеп бирдем, дигән. «Сезгә аны Аллһы Тәгалә кайтарачак», – дип җавап биргән. Ләкин храмда бернинди дә акча алмаулары турында әйткәннәр. Хата өчен хәзер банк хезмәткәре җавап бирәчәк, аңа ялгыш биреп җибәргән акчаны түләргә туры киләчәк, дип яза «Вечерняя Казань».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев