31 декабрь – ял көне
ТР Президенты боерыгы белән Татарстанда 2020 ел-ның 31 декабре ял көне дип игълан ителде.
26 декабрь эш көне булачак. «Матбугат.ру» хәбәр итүенчә, 31 декабрь дәүләт вазифаларындагы затлар һәм ТР дәүләт хакимияте башкарма органнарында ТР дәүләт гражданлык хезмәте вазифаларын биләүче затлар өчен ял көне булачак. Муниципалитетларга һәм республика башкарма хакимиятенә карамаган дәүләт органнарына, шулай ук оешмаларга тиешле эш графигын кабул итәргә тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев