Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

30 октябрь-шоферлар көне!

Олы хөрмәткә лаеклы кадерле шоферларыбыз! Сезне ихлас күңелдән шоферлар көне белән тәбрик итәбез, һәрбарчагызга сәламәтлек, исәнлек, имин юллар, гаиләләрегезгә тигезлек, бәрәкәт телибез. Кайсыгызны гына алма, һәрберегез дә таң белән бергә эшкә кузгаласыз, хезмәтегезгә җаваплы карыйсыз, транспортыгызның төзеклегенә игътибар бирәсез, шуңа да һәрбер рейсыгыз кичектергесез, үз вакытында тормышка аша. Фидакарь, тырыш булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, һәрберегезгә ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлыклар, хезмәтегездән тәм, тормышыгыздан ямь табып, муллыкта, исәнлектә -саулыкта, гаилә иминлеге белән яшәвегезне телибез.

Профессиональ шоферлардан тыш, машина йөртүче ир-егетләрне, хатын-кызларны, яшьләрне дә бәйрәм белән котлыйбыз! Барыр юлларыгыз иркен, җаннарыгыз тыныч, күңелләрегез шат булсын! Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев