Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

260 мең сумга гаилә проблемаларын «хәл иткән»

Казанда полиция бүлегенә 73 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул бер телеканалдан экстрасенс хезмәтләре күрсәтү, шәхси сораулар буенча телефон аша консультация бирү турында белдерү күрүен әйтә. Гаилә проблемалары булган әлеге хатын-кыз шуннан соң ук телевизорда күрсәтелгән номер буенча шалтырата. Телефонны ир-ат ала һәм әлегә бер экстрасенсның да буш булмавын, соңрак элемтәгә чыгачакларын белдерә. 

Ике минут үтүгә пенсионер ханымның телефоны шалтырый. Үзен магия буенча бик тәҗрибәле белгеч дип таныштырган хатын-кыз проблемаларны чишәр өчен телефон аша берәр сәгатьлек консультацияләр кирәк, ди. Пенсионер белән шулай итеп ике көн дәвамында сөйләшүләр алып баралар һәм, имеш, аны энергия ярдәмендә чистарталар. Һәр сеанстан соң почта аша билгеле бер кеше исеменә акча күчерергә кушалар. Ике мәртәбә шулай эшләгәннән соң пенсионер акчасы бетүен әйтә. Шалтыратучы аңа танышларыннан бурычка алып торырга «киңәш итә». Алай итмәсә, гаиләгезгә бозым салыначак дип куркыта. Якыннарының тормышы өчен курыккан пенсионер «экстрасенс» кушканча эшли дә. Шулай итеп, ул мошенникларга җәмгысы 260 мең сум акча күчерә. Шуннан соң гына пенсионер ханым кызына шалтыратырга уйлый. Анда инде полициягә мөрәҗәгать итми чара калмый. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X