Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 нче форма:  авыл җирлекләре хисап тотты

Район хакимиятендә авыл җирлекләренең беренче яртыеллыктагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды. Район башлыгы Фаил Камаев белән берлектә 23 авыл җирлеге башлыгы, аларның урынбасарлары, авыл фельдшерлары, мәктәп директорлары, полиция, социаль яклау бүлекләре вәкилләре һәр җирлектә халыкның яшәеш-көнкүрешенә анализ ясады.

6 ай дәвамында башкарылган эшләр, югалту-табышлар ачыкланды. Хисап җыелышында җирлекләрдәге демографик вәзгыять, социаль яктан куркыныч янаган гаиләләр, балигъ булмаган балалар белән эшләү аерым игътибарда булды. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар, алардагы терлек саны, алынган субсидия күләме, сәламәтлеге чикле гражданнарны эшкә урнаштыру, физик затлардан салым, халыктан үзарасалым җыю үтәлеше, «Халык контроле» системасының эшләү дәрәҗәсе дә җентекләп каралды.
Җыелышта гомуми фикер алышуга чыгарылган актуаль мәсьәләләрнең берсе – авыл җирлекләрендә полиция хезмәткәрләренә һәм фельдшерларга кытлык. Ә бу – авыл халкы өчен иң мөһим булган өлкәләр. Көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотты. 
Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Галим Сабирҗанов сүзләренчә, 6 ай эчендә генә онколог, акушер-гинеколог, УЗИ табибы, балалар табибы кебек белгечләр һәм 10 шәфкать туташы эш урыныннан киткән. Шул ук вакытта табиб-эпидемиолог һәм 8 урта медицина хезмәткәре эшкә урнашкан. Бүгенге көндә 6 фельдшер-акушерлык пунктына – Әҗмәкәй, Бакчасарай, Борды, Шилнәбаш, Олы Шилнә һәм Комсомолец җирлекләренә фельдшерлар таләп ителә. 
Полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек башлыгы Илназ Байдуганов сүзләренчә, 6 ай эчендә бер өлкән участок инспекторы эштән киткән, бер участок инспекторы эшкә урнашкан. Суыксу, Борды, Калмаш, Әҗмәкәй, Яңа поселогы җирлекләренә участок испекторлары кирәк. 
Район башлыгы Фаил Камаев кыска вакыт эчендә әлеге мәсьәләләрне хәл итү юлларын тәкьдим итү зарурлыгын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев