Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елга киселгән урманнарны 100 процент күләмдә торгызу максаты куелган

Бүген һәлак булган урман мәйданнары 62 процент дәрәҗәдә торгызыла.

2024 елга юкка чыккан, киселгән урманнарны нәкъ шул кадәр үк күләмдә, яки 100 процент дәрәҗәдә торгызу ниятләнә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

"Экология" илкүләм проекты кысаларында "Татарстанда урманнарны саклау" төбәк проекты 2019-2024 елларда гамәлгә ашырылачак.

Һәлак булган урманнар һәм яңа пәйда булганнарында 100 процентлы баланска ирешү өчен ике төп индикатор күздә тотыла. "Һәлак булган һәм киселгән урманнар урынында аларны янә торгызу, киңәйтү һәм урман янгыннарыннан зыянны булдырмау зарур", - диде Кузюров. Аның сүзләренчә, бүген юкка чыккан урманнар урынына яңадан торгызу, киңәйтү 62 процент күләмендә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев