2022 елның 1 декабренә Тукай районында 294 сабый дөньяга аваз салган
2022 елның 1 декабренә Тукай районы буенча гражданлык хәле актларын теркәү турында кайбер мәгълүматлар: 294 сабый дөньяга килде (узган елның шул ук чорында-326).
Башка 445 кеше бакый дөньяга китте (2021 елда-718), 333 кеше аерылды (узган ел 248). Шуларның өчтән бере-районыбыз халкы. 129 пар милләтара никах төзегән, башка дәүләтләр гражданнары белән гаилә корган - 21.
Иллегә якын мобилизацияләнгәннәр белән никахлар теркәлде. 11 ай эчендә барлыгы 5000 төрле документ рәсмиләштерелгән (актларга төзәтмәләр кертү, төрле таныклыкларны кабат алу, белешмәләр бирү).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев