Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елда район нинди уңышларга иреште?

2021 ел район өчен уңышлы, вакыйгаларга бай, башкарылган эшләргә мул ел булып ахырына якынлаша. Түбәндә сез Тукай районының ел нәтиҗәләре белән таныша аласыз. 

Авыл хуҗалыгы
Район аграр секторын төрле милек формаларындагы 120 авыл хуҗалыгы формированиесе тәшкил итә. Болар – 6 авыл хуҗалыгы кооперативы, 18 ҖЧҖ, 97 КФХ, 17 меңнән артык шәхси ярдәмчел хуҗалык. 
 Республикада җитештерелгән ит продукциясенең 37 проценты Тукай районына туры килә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм шәхси хуҗалыкларда 5 меңнән артык кош, 16 меңгә якын мөгезле эре терлек, 3 меңгә якын мөгезле вак терлек исәпләнә. 2021 елда җәмгысе 145,9 мең тонна ит җитештерелде. Бөртеклеләр тулаем 91,9 мең тонна (гектарыннан 20,2 центнер) җыеп алынды. 
 2021 елда район крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм кооперативларга җәмгысе 76,1 млн сумлык грантлар бирелде. Гаилә фермаларын үстерү максатына барлыгы 44,1 млн сумлык 3 грант алынды. «Агростартап» проекты буенча КФХлар оештыру, үстерү программасы буенча 8,7 млн сумлык 3 грант отылды. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының матди-техник базасын үстерү программасы буенча 23,3 млн сум грант алынды. 
 
Эшмәкәрлек
 2021 елда тулаем территориаль продукт үсеше 105 процентны күрсәтте һәм ел ахырына 45,2 млрд сумны тәшкил итте. Январь-сентябрь айларында 26,3 млрд сумлык товар җитештерелеп озатылды, предприятиеләрдә һәм оешмаларда (шул исәптән кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп) үз көчләре белән шактый эшләр башкарылды. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, үсеш темпы 116,9 процентны тәшкил итте. Ә агымдагы ел ахырына озатылган продукциянең күләме 32,4 млрд сум булачак. 2022-2024 елларда озатылган продукция күләменең үсеш темпы 3,4-3,6 процент булачак дигән нигез бар. 
 Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр13 млрд сум булыр дип көтелә һәм 2022-2024 елларда үсеш темпы ел саен 1-2 процент тәшкил итәчәк. 

Төзелеш
 Пандемиягә бәйле кыенлыкларга карамастан, быел район инфраструктурасын үстерү өчен 1,1 млрд сум акча тотылган. Әйтик, Новотроицкое поселогы белән Кече Шилнә авылында ФАПлар төзелде, Князево авыл җирлеге башкарма комитеты, Бәтке мәктәбе, Мәләкәс мәдәният йорты, Теләнче-Тамак яшүсмерләр клубы һәм «Татарстан» совхозы  поселогында Алабуга урманчылыгы биналары төзекләндерелде. 
 2021 елда 110,8 мең квадрат метр шәхси торак кулланылышка кертелде. Бу 1000нән артык йорт дигән сүз. План 100,7 процентка үтәлде. 
 Торак пунктларны газ белән тәэмин итү дәвам итә. Күләмле эшләр Филатовка микрорайонында, Олы Шилнә, Суровка авылларында башкарылды. 2021 елда 1000гә якын хуҗалык газлаштырылды. 
Түбән Суыксуда, «Татарстан» совхозы поселогында заманча парклар барлыкка килде. «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында Бәткедә, «Татарстан» совхозы поселогында 11 ишегалды төзекләндерелде. 
 Республика һәм муниципаль программалар кысаларында, гражданнарның үзара салым акчаларына 20 километрдан артык юл норматив хәлгә китерлде. 

Мәгариф
Бүген район мәктәпләрендә 4018 укучы белем ала, балалар бакчасына 1813 бала йөри. 
 Быел республика программасы кысаларында Бәтке авылы мәктәбендә капиталь төзекләндерү эшләре башкарылды, районга ике мәктәп автобусы кайтты. 

Сәламәтлек
Үзәк дәваханә системасына 56 ФАП, 5 амбулатория һәм күппрофильле дәваханә үзе керә. 2021 елда Кече Шилнә, Новотроицкое авылларында яңа ФАПлар төзелде, дәваханәгә 11 млн 691 мең сумлык маммография, 2 млн сумлык УЗИ аппараты кайтты. 
Шулай ук быел район дәваханәсенә беренче ярдәм күрсәтү машиналары кайтты. Аларны ФАПларга беркеттеләр. Әлеге эш «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» программасы ярдәмендә башкарылды. 

Спорт
 Соңгы елларда Сосновый Бор поселогында «Яшьлек» (2012 ел), Түбән Суыксу авылында «Алга» (2020 ел) универсаль спорт заллары, Круглое Поле поселогында «Акчарлак» бассейны (2018 ел), 16 универсаль спорт мәйданчыгы (2013-2021 еллар) һәм ГТО нормаларын тапшыруга әзерләнү өчен кече мәйданлы спорт мәйданчыгы (2020 ел), Яңа поселогында яктыртылган чаңгы трассасы (2020 ел), «Наиком экстрим мотокросс» дип исемләнгән 6000 метрлы балалар спорт-техник клубы (2020 ел) төзелде. 
Яңа поселогы, Теләнче-Тамак авылларындагы спорт залларында 2019-2021 елларда капиталь ремонт эшләре башкарылды. Быел Түбән Суыксу авылында чаңгы трассасының 1 километры салынды. 
Агымдагы елда район спортчылары югары исемнәр алдылар. Илназ Рамазанов РФ һәм ТРның билбаулы көрәш буенча җыелма команда әгъзасы булып тора, билбаулы көрәш буенча спорт мастеры, милли көрәш буенча спорт мастеры, билбаулы көрәш буенча өч тапкыр дөнья чемпионы. 
 Нияз Сәрвәров көрәш буенча спорт кандидаты, көрәш буенча 2021 елда ТР беренчелегендә, көрәш буенча республика турнирында беренче урыннарны, Россия беренчелегендә икенче урынны яулады. 
 Тимур Сафин көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, милли көрәш һәм билбаулы көрәш буенча республика ярышларында җиңүче, Россия кубогы призеры. 
 2021 елда «Спорт мәктәбе» теренеры Марат Мөхәммәдиевка «Физкультура һәм спорт буенча ТРның атказанган хезмәткәре» исеме бирелде. 

Мәдәният
Районда 27 мәдәният учагы эшли. Ел саен КВН, «Битлек» театр фестивале, район үзешчәннәренең «Туган телдә җырлый чишмә» бәйгеләре уза. «Чишмә башы» дип исемләнгән районкүләм фольклор фестивале эшли. 
Төрле бәйгеләрдә катнашучы балаларның уңышлары да игътибарга лаек. «Созвездие-Йолдызлык» республика конкурсында катнашкан, Калмия авыл җирлегеннән булган Данил Әюпов 2нче урынны яулады. КВН буенча Тукай районы җыелма командасы «Әйдә, шаярт!» республика лигасында 2нче урын алды. 

Социаль яклау
Тернәкләндерү һәм тәрбия кылу мәктәбендә барлыгы 130 дәрес уздырылды. Биредә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең 66 туганы, 38 социаль хезмәткәрләр белем алды. 
65 яшьтән өлкәнрәк булган һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләрне «Өлкән буын» региональ проекты буенча һәм «Демография» милли проекты кысаларында медицина оешмаларына алып бару оештырылды. 
 20 авыл җирлеге территориясендә 38 социаль хезмәткәр район инвалидларына һәм өлкәннәргә өйләренә килеп ярдәм күрсәтә. Барлыгы 316 кешегә хезмәт күрсәтелде. 113 инвалид һәм өлкәннәрне озак вакыт тәрбия кылу системасы кертелде. Социаль контракт шартлары нигезендә 110 кешегә җәмгысе 11280000 сумлык социаль ярдәм күрсәтелде. 
Үтеп баручы елда район менә шундый уңышларга иреште, 45 еллык юбилеен зурлап уздырды. Киләсе яңа елда да Тукай районын яңа уңышлар көтәр дигән өметләр белән каршы алыйк. 

/ Фотолар редакция архивыннан. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев