Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елгы җанисәптә америкалы, эльф, скифларны «башка милләтләр» дип язачаклар

Валерий Тишков сүзләренчә, экспертларның кемне Россия халкы дип санау мәсьәләсендә фикерләре аерыла.

2020 елда Россиядә халык санын алу өчен әзерләнгән милләтләр исемлегендә «башка милләтләр» дигән категория бар. Анда илдә элек-электән яшәми торган халыклар да керергә мөмкин. Миклухо-Маклай исемендәге Россия Фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты фәнни җитәкчесе Валерий Тишков «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Башка милләтләр» категориясенә америкалылар, шведлар, даниялеләр, эльфлар, скифлар, болгарлар (һ.б.) керергә мөмкин. Алар Россиядә 60 мең тирәсе», - диде Тишков.

Аның сүзләренчә, экспертларның кемне Россия халкы дип санау мәсьәләсендә фикерләре аерыла. Хәзерге вакытта илдә 193 милләт вәкиле яши. Тишков фикеренчә, аларны яңадан карап чыгарга кирәк.

«Әйтик, Англиядә 200 мең рус кешесе яши, әмма алар Бөекбритания халкы дип саналмый. Ә бездә гомер итүче 600 британияле Россия халкы дип саналамы? Йә булмаса 500 америкалы, яки 700 япон кешесе. Хәзер бездә нигериялеләр, эфиоплар, сириялеләр дә бар, әгәр аларның барысын да аерым халык дип саный башласак...» - дип искәртте белгеч.

Бу Россиядә элек-электән яшәүче болгарларга, шулай ук XIX йөздә Польшада булган восстаниедән соң илебездә төпләнеп калган полякларга, башка шундый очракларга кагылмый, диде Тишков.

Шуның белән бергә, кайбер экспертлар милләтләрнең күп булуы илнең имиджына уңай йогынты ясый һәм этнография өчен кызыклы дип саный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев