Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елда Татарстан авылларында яшәүче 180 әни бер тапкыр түләнә торган пособие алган

Бер тапкыр бирелә торган түләүне Татарстан авылларыннан 145 әни - беренче һәм 36 әни гаиләләрендә өченче бала туган өчен алачак.

2019 елда Татарстан авылларында яшәүче 180 әни бер тапкыр түләнә торган пособие алган. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Яңа түләү өчен Татарстан авылларыннан беренче баласын тапкан 145 кеше һәм өченче баласы туган 36 хатын-кыз мөрәҗәгать итте инде. Түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан хатын — кызлар ия», - диелгән хәбәрдә.

  • Авыллардан яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Әгәр беренче баласын тапкан әни 25 яшькә җитмәгән булса, аңа 50 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. 29 яшькә кадәрге авылда яшәүче хатын өченче баласын тапкан икән, аңа түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк.
  • Социаль ярдәмгә гаризалар яшәү урыны буенча республика матди ярдәм һәм компенсация түләүләре үзәге бүлекләрендә кабул ителә.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев