Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

19 Май – Татарстан Матбугаты көне

Бәйрәмегез котлы булсын!

Районыбыз хәбәрләрен, республика, ил яңалыкларын яктыртучы «Якты юл» («Светлый путь») газетасы редакциясе иҗат коллективын, “Тукай авазы” радиотапшырулар журналистларын, газета ветераннарын һәм хәбәрчеләрен чын күңелдән Татарстан Матбугаты көне белән котлыйм.
Илдә реформалар, сәясәттә үзгәрешләр барганда, тормышыбызда күп төшенчәләр яңа юнәлеш алганда «Якты юл» һәрвакыт алтын урталыкны сайлый белде, кыйбласын югалтмады, туган җиргә, авыл мәнфәгатенә тугры чын авыл газетасы булып кала бирә. «Күңел» радиосында «Тукай авазы» тапшыруы уңышлы эшләп килә. Радио эшен алып баруда да район газетасы хезмәткәрләренең ярдәме зур. 
Хөрмәтле журналистлар! Сез үтә дә җаваплы эш башкарасыз. Халыкны мәгълүматлы итү, һәр яңалыкның асылына төшендерү сездән киңкырлы белем, тормыш тәҗрибәсе, яңа техник мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалануны таләп итә. Елдан-ел камиллеккә омтыласыз, хәзер басма матбугат белән беррәттән Интернет битләрендә, социаль челтәрләрдә актив эш алып барасыз. Районда яшәүчеләр һәрвакыт сезнең белән тыгыз элемтәдә.
Районыбыз эшчәнлеген оператив яктыртуда, җитәкчелек һәм халык арасында ышанычлы элемтә булдыруда куйган хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Бәйрәм белән ихлас күңелдән котлап, барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, имин көннәр, тыныч тормыш һәм яңа иҗади уңышлар телим. 


Район башлыгы Фаил Камаев
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев